25 июньдә, төнлә дә, көндез дә Татарстан буенча урыны белән төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар тарафыннан һава шартларының начараюы турында таратылган кисәтүдә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк, дип билгеләнә.
Метеорологларның алдан фаразлавыннан күренгәнчә, көчле җил төбәккә төньяк антициклон килү белән бәйле булачак. Температура фоны нормадан 8-9 градуска түбәнрәк төшәчәк.