Сайлау көнне куркынычсызлык таләпләре үтәлерме? (Роспотребнадзор аңлатмасы)

Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү куркынычсыз үтсен өчен барысы да эшләнгән инде. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтте. Журналистлар белән очрашу вакытында ул куркынычсызлык таләпләре турында кабат искә төшерде. 

— Безнең белгечләр сайлау участокларын йөреп чыга, профилактик чараларның үтәлешен тикшерә, — диде ул.
Сүз нинди махсус чаралар турында бара соң? Авдонина болар хакында искә төшерде. Сайлау участокларында дистанция саклансын өчен махсус разметка ясалачак. Һәр сайлаучы өчен пирчәткә, битлек һәм ручкадан бер тапкыр кулланыла торган җыелма каралган. Сайлау урынына керер алдыннан дезинфекцияләүче келәм һәм антисептик белән дозатор урнаштырылачак. Бюллетеньнар өчен тартмаларны да көн дәвамында антисептик белән эшкәртеп торачаклар. Керү һәч чыгу юллары аерылачак.
Өендә сайларга җыенучылар өчен дә белгечләр бер тапкыр кулланыла торган тупланмалар белән киләчәк, аларны кулдан-кулга бирмиячәкләр – ишек тоткасына асып калдырачаклар. Бу контактларны киметү өчен шулай эшләнелә.
Комиссия әгъзаләренең тән температурасын үлчәп торачаклар.

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү