Рәмзия Юзлибаева:  «Аңа кушылып җаным елады»

Җыештырганда сарайда тальян килеп чыкты. Уйнап карадым. Һәрбер аһәңенә кушылып җаным елады. Бу уен коралын оныттырырга ярамый дип җиң сызганып эшкә керештем.

Музыка укытучысы Рәмзия Юзлибаева милли уен коралын тергезергә керешүен әнә шулай аңлатты.

– Музыка училищесын тәмамлау белән эшкә урнаштым. Миңа ул вакытта нибары 19 яшь иде. Җәлил бистәсендәге музыка мәктәбендә баян дәресләрен алып бара башладым. Беренче еллардан ук Казандагы төрле бәйгеләргә йөрдек. Фәйзулла Туишев бәйгесен бигрәк тә яраттык. Шушы бәйгедә әбиләр, бабайлар тальянда уйныйлар иде. Балалар бары тик баянда гына уйный. Их, балаларны тальянда уйнарга өйрәтәсе иде дип, гел кызыгып кала идем. Тик тальянны каян аласы?

Әнә шулай уйланып йөргәндә, бәхет елмая укытучыга. Мәктәп сараен җыешырганда тальян таба. Җәйге каникул вакытында тальянны кулыннан төшерми Рәмзия. “Аңа кушылып җаным елады”, — дип искә ала ул көннәрне. Ә көз көне, укулар башлангач, балаларны өйрәтә. Тальян катнашында нинди бәйге бар, балаларны шуларда катнаштыра башлый.

Бәйге ни өчен кирәк? Сабыйга үз тиңнәре белән аралашу, максатчанлыгын арттыру, дөрес юлда икәнлегенә инандыру өчен кирәк, ди укытучы. Шулай итеп тальянлы бала Фәйзулла Туишев бәйгесендә дә катнаштыра. Әмма укытучысы сөенү урынына көенү хисе белән кайта:

– Бер җирдә дә тальянда уйнаучы балалар юк. Булса да, берәм-сәрәм генә. Бик зур проблема бит бу. Менә бу өлкән буын китәр, алар белән тальян да онытылырмы? Ә нишләп әзерләмәскә алмашны?

Рәмзия Юзлибаева эстрада артистлары концертларын да күз уңыннан үткәрә. Баянчылар, гадәттә, бер-ике номерны тальянга багышлый, ләкин бу бит диңгездәге бер тамчы гына, дип аптырый ул.

Шуннан соң музыка мәктәбендә укучылар өчен өч елга исәпләнгән тальянда өйрәтү программасын төзи. Аннары тальянны популярлаштыру концепциясен яза. Аны Мәгариф һәм фән министрлыгына да юллый. Юк дип кистереп әйтмәүләренә дә сөенеп йөрүе әле бу көннәрдә.

Рәмзия Юзлибаева белән узган елгы Республика көнен дә искә алдык. Анда, хәтерләсәгез, Гармунчылар парады да булган иде. Баксаң, араларында бер тальянчы да булмаган икән.

Хәер, тальян бөтенләй юкка чыга дип кайгырмыйк әле. Узган ел Республика көнендә музыка мәктәпләренә ун тальян тапшырылды бит. Аның берсе – Сарман районы Җәлил бистәсе мәктәбенә дә эләгә. Шулай да, бер районга бер тальян – бик аз, ди укытучы.

Гөлинә Гыймадова

Милли уен коралына бәйле проблемалар турында тулырак газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.


Фикер өстәү