Икенче этапка күчәбезме?

Татарстанның Министрлар кабинеты бүген, 25 июньдә, үзизоляция режимыннан бәйле чикләүләрне “йомшарту”ның икенче этабына бәйле карарны чыгарырга тиеш. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
Әлеге төгәл нинди чикләүләр алынасы хакында билгеле түгел. Любовь Авдонина рәсми документның чыкканын көтәргә өндәде. Элегрәк әлеге карар нигезендә 800 квадрат метрдан артмаган кибетләр һәм җәйге сәламәтләндерү учреждениеләренең эше рөхсәт ителергә тиеш дип хәбәр ителде.


Фикер өстәү