Коронавирус йоктыручылар саны кимеми

Узган тәүлектә Татарстан табиблары 40 пациентка коронавирус диагнозы куйган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«10 кеше хастаханәдә, 40 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

Авыручыларның иң күбесе 18-30 яшьлекләр арасында, алар 18 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында да 18 кеше авырый.

Казанда 22, Чаллыда 6 авыру ачыкланган, дип яза Татар-информ.

Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле, Татарстанда коронавирус белән авыручы 4350 кеше ачыкланган. Алар арасыннан 3163 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә — 35 пациент терелгән. 1174 кеше әле дә дәвалана.

 


Фикер өстәү