Татарстанда 2,9 млн. кешенең тавыш бирү хокукы бар.
Татарстанда 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе эшли.
- Участок сайлау комиссияләре иртәнге сәгать 8дән кичкә сәгать 8гә кадәр эшли.
- 400дән артык участок тавыш бирүчеләрне ачык һавада да кабул итәчәк. Мондый участоклар 26-30 июль көннәрендә генә эшләячәк.
- Үз өендә тавыш бирергә теләгә кешеләр бу хакта алдан хәбәр итәргә тиеш. Гаризларны участок комиссияләрендә 1 июль, кичке сәгать 5кә кадәр кабул итәләр. Мондый хокуктан 100 000дән артык кеше файдаланган
- 32 000нән артык тавыш бирүче “мобиль сайлаучы” хокукыннан файдаланган
- Татарстанда урнашкан 65 территориаль, Казан һәм Чаллыда урнашкан 600 участок комиссиясе видеокамералар белән җиһазландырылган.
- Һәр участокта тән темпетурасын үлчиләр һәм керү юлында дезинфекция келәме җәелә
- Барлык тавыш бирүчеләр дә саклану чаралары белә тәэмин ителә.
- Тавыш бирү урыннарында кулларны дезинфекцияләү урыннары булачак
- Сайлау участогы көн дәвамында махсус эремә белән эшкәртеләчәк
- Махсус билге һәм күрсәткечләр тавыш бирүчеләргә контактсыз гына хәрәкәт итәргә Һәм социаль дистанцияне сакларга ярдәм итәчәк
*Татарстанда
*Сайлау участокларына балалар белән килмәскә киңәш итәләр
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat