Рөстәм Миңнеханов белән Марат Хөснуллин Кабан күле яр буен төзекләндерүне бәяләделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Түбән Кабан яр буенда булдылар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сәфәрдә шулай ук Россия төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова катнашты.

Татарстан Президентын балалар өчен уен мәйданчыгы кызыксындырды, ул гидротехник корылмалар системасы белән ясалма каналны үз эченә ала.

Рөстәм Миңнеханов «Наталия Фишман-Бекмамбетованың тегермәнне әйләндереп карарга дигән тәкъдименнән баш тартмады һәм механизмны эшләтеп җибәрде», дип билгеләп үтә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фото: tatarstan.ru

 


Фикер өстәү