Фермер Минталип Минеханов:  “Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр хезмәт кешесенә хөрмәт уятырга тиеш”

Фермер Минталип Минеханов фикеренчә, Россия Конституциясенә кертеләсе үзгәрешләр хезмәт кешесенә хөрмәт уятырга тиеш.

– Әйе, эшләгән кеше ярлы булырга тиеш түгел. Бюджет оешмалары гына түгел, коммерциячел, шәхси предприятиеләр дә үзләренең бизнес мәнфәгатьләрен генә кайгыртмыйча, хезмәткәрләренең дә мәнфәгатьләренә игътибар итәчәк. Моның Конституциядә беркетелүе бик яхшы, – ди ул.

Шуның белән бергә, фермер фикеренчә, хезмәт хакы эшләнгән эшкә карап түләнергә тиеш.

– Эш бирүчеләр хезмәт белән тәэмин итәргә һәм эшне контрольдә тотарга тиеш. Эшче эшләгәненә карап хезмәт хакы алса, тырышыбрак эшләр иде. Оешма да нәтиҗәле эшләп, лаеклы хезмәт хаклары белән тәэмин итә алыр иде. Шуңа күрә ялланган хезмәткәр дә үзенең җаваплылыгын тоеп эшләсә иде, – ди Минталип Минеханов.


Фикер өстәү