Пенсияләрне арттыруга бәйле бер кызыклы хәл

Хөкүмәтебезнең пенсияләрне арттырачагы турында ишеткәч, бер кызыклы хәл искә төште. Аны дусларым сөйләгән иде.

Органнарда эшләп инде күптән лаеклы ялга чыккан бер абзыйның сәламәтлеге какшап китә. Алай да итеп карыйлар, болай да итеп карыйлар, табиб та чакыралар моның балалары, әмма яхшы якка үзгәреш юк. Тора-бара бөтенләй урын өстенә егыла бабай. Үз акылында була, балаларына, туганнарына: «Вакыты җиткәндер инде, шөкер, ашасын ашадым, яшисен яшәдем, үкенечкә калмады…» – дип сөйләнә.

Әлбәттә инде, тегеләре тынычландырырга, юатырга тырыша: «Синең өчен сиксән яшь – яшьмени ул, бабай! Менә күр дә тор, йөгереп йөри башларсың әле», – диләр.

Бабай хәлсез генә елмайгандай итә. Табиблар исә: «Яше дә бар шул, организм тузган», – дип баш чайкаудан уза алмый. Иң сәере, бабайда нинди дә булса чирнең күзгә бәрелеп торган билгеләрен таба алмый алар.

Көннәрдән беркөнне бабайга пенсия китерәләр. Бабай урын өстендә яткач, акча кәгазенә аның кызы кул куя. Почтальон белән пыш-пыш нидер сөйләшеп тә алалар. Бабай: «Әй, нәрсә гайбәт сатасыз анда?» – ди. Олы кызы моның янына килә дә: «Әти, нинди гайбәт ди ул. Менә кара, пенсияңне ике мәртәбә арттырганнар. Әллә ялгыш санаганнар микән, дип сөйләшә идек», – ди.

Бабай иң элек башын күтәрә, аннан соң торып ук утыра. «Кызым, юкны сөйләмә, хөкүмәт беркайчан да ялгыш санамый ул», – ди.

Шул көннән соң бабагыз аякка баса. Йөри дә башлый. «Хәлең начарланган дип ишеткән идек», – диючеләргә. «Җүләр, бу кадәр пенсия килә башлагач, үләләрмени!» – дип кенә җавап бирә икән.

Өй эшләренә дә катнаша башлый бабай. Улына: «Карале, мунчаны бераз рәткә китерергә иде, кайчак чабынасы килә бит», – ди, имеш.

Киявенә дә эш куша бу: «Хан заманында алган суыткычны берәрсенә сат, иске трактор кебек тыркылдап утырмасын, пенсия алгач, өстәп бирермен, яңаны алырсың», – ди. Кияве: «Бабай, ул суыткычны хәзер бушка бирсәң дә алмаячаклар», – дип көлә. Бер-ике көн узуга бабайның әлеге суыткычны кемгәдер 800 тәңкәгә «шудырганын» ишетә кияү кеше. «Ну, бабай, маладис та инде үзең, берәр бизнеска тотынмыйсыңмы?» – дигән була. «Юк», – дими бабай, уйлашырга кирәк, дип кенә куя. Шуннан соң аны кайберәүләр «супермэн» дип йөртә башлый, әмма татарчарак булсын дип «супер бабай»га үзгәртәләр. Бу гыйбрәтне сөйләгән дуслардан бабай турында сораштым: «Исән-сау микән?» – дидем. Әйтүләренчә, инде туксан яшенә җитеп килә, йөгереп йөри икән әле, өйләнеп җибәрергә дә исәбе юк түгел, карчыгы үлгәнгә дә егерме ел узып киткән. Тик, яшь хатын алып кайтырга балалар алдында гына кыенсына, имеш.

Сүземне пенсия турында әйтеп башладым, пенсия турында әйтеп тәмамлыйм. Лаеклы ялга чыккач, лаеклы яшәү өчен акчаны бүген дә арттыра торалар. Куанычлы хәбәрләр ярты ел алдан ук ишетелә башлый. Хөкүмәткә рәхмәт, кәнишне. Тик менә пенсия күләме түшәктән торгызырлык дәрәҗәгә җитми шул әле. Шул, башны күтәреп карарга гына җитә. Өлкән буын турында кайгырту, аларны хөрмәт-ихтирам хисләренә күмү хакында Конституциягә төзәтмә дә кертмәкчеләр. Димәк, картлык көнебездә   «супер бабай» булып йөриселәр алда әле.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү