«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов: «Бөтен кешегә дә берьюлы ярарга тырышу – ахмаклык»

Ниһаять, милли радио барлыкка килде. Ләкин әлегә аны мобиль әсбапларда гына тыңлап була. Авылларда, бигрәк тә интернет начар тоткан урыннарда, халык милли радионы тыңлаудан мәхрүм. «Китап» кайчан FM киңлеккә чыгачак? Аның юлы, киләчәге нинди? Башка татар радиолары арасында югалып калмасмы? Без бу сорауларны радионың баш мөхәррире Алмаз МИРГАЯЗОВка бирдек.

– Китап радиосын әлегә интернетта гына тыңлап була, fm ешлыкка кайчан күчәр икән?

– Дөресен әйткәндә, «Китап»ның мобиль кушымта версияләре безнең өчен мәҗбүрият булып килеп туды. Андый кушымталар, гадәттә, эфирга чыгып танылу алган радиолар өчен актуаль.

Узган елның сентябре ахырында без, ниһаять, икенче тапкырдан, Федераль Конкурс Комиссиясендә җиңү яулап, Казанда чираттагы милли радио булдыру турында рөхсәт алып кайттык. Шул көннән башлап, минем телефоннарга, социаль челтәрләрдәге аккаунтларга бертуктаусыз радионың ачылышы белән бәйле мөрәҗәгатьләр ява башлады. 98,6 FM ешлыгын рәсмиләштерү дә, шунлыктан, искиткеч бер космик тизлектә бара башлаган иде. Ник дисәгез, гадәттә, конкурслы калаларда эфирга чыгу, рөхсәт алганнан соң да 1,5-2 елдан соң гына, кирәкле документлар рәсмиләштереп бетергәннән соң гына була торган иде. Безнең очракта, нибары 8-9 айдан, без милли моңнар белән җырлап, 2020 елның Сабан туйларына ук керергә тиеш идек. Кызганыч, март азагында игълан ителгән пандемиягә каршы чаралар документлар рәсмиләштерү процессын туктатты һәм радионың ачылышы, кимендә, сентябрь айларына кадәр кичектерелде. Шуңа без, әлегә, андроид һәм айос платформаларында мобиль кушымталар ясап куйдык. Россиядә һәм чит илләрдә кушымталар бик популяр. Бүген дөнья буйлап сибелгән 2500дән артык мобиль җайланмада «Китап» кушымтасы эшләп тора.

– Бүген радиода ничә кеше эшли, аның эчтәлеген кемнәр билгели?

Радиода әлегә 2 кеше эшли. Бер режиссер һәм программалар мөхәррире, анысы – Әтнә театрының талантлы актрисасы һәм танылган шагыйрә Гөлинә Шәйхи. Редактор алдагы көннәрдә нинди әсәрләр яңгырарга тиешлеген билгели, текстларны сайлый, кыскарта, редакцияли, тавыш яздыру өчен адаптацияли. Тавыш яздыру, образлар, типажлар, интонация, музыкаль бизәлеш, махсус эффектлар белән исә режиссер шөгыльләнә.

Алга таба радио редакциясе, куелган бурычларны үтәрлек итеп, 10 кешегә кадәр җитәчәк.

– «Китап» әдәби әсәрләрне бик матур яңгырата. Без аларны кемнәр башкаруында ишетәбез?

– Көн дәвамында барган әсәрләр «Китап» радиосы студиясендә махсус яздырыла. Аларны театр һәм эстрада артистлары, кайбер очракларда, язучы-шагыйрьләр үзләре башкара.

Радиода төп тавыш, әлегә, Гөлинәнеке һәм минеке. Аннан тыш, Зөлфия Шәмсуарова, Әзһәр Шакир, Луара Шакирҗанова, Ирек Хафизов, Алмаз Мирзаянов һәм башкаларның тавышларын кулланабыз. Төнге әдәбият, кичке 10нан иртәнге 6га кадәр эфирда яңгыраучы әсәрләр, әлегә, башлыча, безнең дусларыбыз – «Татарстан китап нәшрияты» базасында тупланган аудиокитаплардан тора.

– Күпме әсәрнең аудиосы тупланды инде?

– Әлегә үзебезнең казанышлар белән әллә ни мактана алмыйбыз, ләкин, 1,5 ай эчендә яздырылган әсәрләр исемлеге 200дән артты.

– Җырлар фонотекасы зурмы?

– Милли радионың төп байлыгы – милли җыр. Эфирда «миллилек»нең бөтен таләпләренә туры китереп сайланган 1400 җыр «әйләнә». Бу фонотека тулыланып тора, җырчылар әледән-әле үз җырларын җибәреп торалар. Алга таба исә Милли радио милли җырлар һәм традицияләргә нигезләнгән тулы бер музыкаль индустрия барлыкка килүгә дә сәбәпче булыр дип көтәбез.

– Радио тагын нинди яңалыклары белән сөендерәчәк? Тапшырулар әзерләнәчәкме? Милли мәсьәләләр турында әңгәмәләр булачакмы?

– Радионың асылы – миллилек. Без «Китап» исеме белән генә чикләнмибез, үзебезне Милли радио «Китап» дип атыйбыз. Эфирда татар кешесенең яшәеше-көнкүреше өчен бөтен темаларны да күтәрергә тырышачакбыз. Милли исемнәрдән алып, татар тарихына кадәр, әһәмияте булган барлык темаларны яктыртырлык тапшырулар булачак. Тапшырулар киң аудиториягә юнәлтелгән, кызыклы, аңлаешлы, кызыксындыручан булырга тиеш. Шуңа күрә, һәр тапшыру тыңлаучының вакытын, шөгыльләрен, тормыш графигын төгәл үлчәп ясалачак. Чөнки радио өчен иң зур кыйммәт – тамашачының вакыты, без аны хөрмәт итәргә тиешбез. Әгәр, мәсәлән, без машинада йөрүче актив һәм сыйфатлы аудиториягә өмет тотабыз икән, тапшырулар да шундый төгәл, тыгыз эчтәлекле, кыска булырга тиеш. Милли мәсьәләләр, милләтне саклап калу, үстерү белән бәйле аспектлар, әлбәттә, форматның уртасында торачак. Радио шуның өчен булдырылды да.

– «Китап»ның аудиториясе ни хәлдә, киләчәктә конкурентлыкка сәләтле булып үсеп китә алырмы ул? «Тәртип» радиосы язмышы кабатланмасмы?

– Әлбәттә, теге яисә бу проектны башлаганда, иң элек, аның төп аудиториясен күз алдыннан кичерәсең, планлаштырасың.

Аудитория, беренче чиратта, массакүләм булырга тиеш. 30 – 40 кеше өчен  FM радио булдыру – акылсызлык, ә бөтен кешегә дә берьюлы «ярарга» тырышу – ахмаклык.

Бүген радио базарында татарча эшләүче уңышлы радиолар бар. Һәрберсенең үз вазифалары, һәрберсе үзенчә аудитория җәлеп итә, шул аудитория ярдәмендә реклама сата, акча эшли. Чыгымнарың аз икән, син арзанлы продукт ясыйсың, аны арзанлы аудитория тыңлый, реклама бирүче арзанга реклама сатып ала, яисә күп очракта кирәксез санап, реклама урнаштырудан баш тарта. Кыйммәтле продукт ясау өчен күбрәк чыгымнар һәм сәгать кебек эшләп торучы профессиональ команда булу шарт.

Шунысы бар: ул команданы беркем дә әзерләп куймаган…

Нәтиҗәдә, безнең бурыч – болай да кысан радиолар базарын тагын да кысрыкламау, шул ук вакытта, сикәлтәле тормыш юлларында кирәксезгә калып төшеп калмау. Шуның өчен без уникаль һәм кыйммәтле аудитория җәлеп итәрлек Милли радио ясарлык шартлар һәм профессионаллар командасы булдырырга мәҗбүр.

Кыскасы, көз айларында Казанда FM 98,6 МГц ешлыгында барлыкка киләчәк радио бөтен яклап килгән булырга тиеш.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү