Александр Малькевич: Татарстан – барлык комиссия әгъзаларын иминиятләштерүче бердәнбер төбәк дип беләм

Татарстанда сайлау комиссияләренең барлык әгъзаларын төрле авырулардан 500 мең сумга иминиятләштерерү карарын илнең башка төбәкләренә дә кертергә кирәк. “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча РФ Иҗтимагый палатасының эш төркеме әгъзасы, Милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич әнә шулай дип белдерде.

– Казанда булу һәм монда тормышка ашырыла торган яңалыклар белән танышу бер рәхәтлек бирә. Мондый тәҗрибәләрне башкаларга да тәкъдим итәргә кирәк. Барлык комиссия әгъзаларын иминиятләштерүче бердәнбер очрак дип беләм. Бәлкем, кайбер төбәкләрдә өстәмә саклану чаралары күреләдер дә, әмма алар турында кычкырып әйтмиләр, бөтен кешегә дә мәгълүм түгел. Бу – җитди чара, – диде ул.

Татарстанда сайлауда күзәтчеләрнең 22 меңгә җитүен дә уңай бәяләде. “Аларның саны күп булган саен җәмгыятьтә ышаныч та арта. Бу әле – соңгы сан түгел. Барлыгы күпме кешенең теркәлүен 30 июньдә төгәл белеп булачак. Кичәге мәгълүматларга караганда, илдә күзәтчеләр саны 502 мең иде”, – диде Малькевич.

Бу урында ул журналистларга, күзәтчеләр саны иң күп булган ун төбәкнең рейтингын билгеләргә киңәш итте.

Александр Малькевич яшәү урыны буенча Санкт-Петербургта теркәлсә, үзе Мәскәүдә яшәсә дә, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавышын Казанда бирде.

– Татарстанда тавыш бирү югары дәрәҗәдә үтә дип ишеткән идем. Менә шуны тикшереп карарга булдым. Чыннан да, шулай икән. Монда сайлау участокларында дезинфекцияләү бер генә минутка да туктатылмый. Тавыш бирү куркынычсыз шартларда оештырыла. Башка төбөкләрдә күрмәгән нәрсәләргә дә юлыктым. Сездә хәтта дезифекцияләнгән келәмнәргә кадәр бар, – диде ул, соклануын белдереп.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү