Политолог Марат Бәширов: “Татарстанда провокациягә баручы булмас”

Җиде көн буе дәвам иткән Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә карата политолог Марат Бәширов үз фикерен белдерде. Ул “Татар-информ” агентлыгында оештырылган Илкүләм тавыш бирүнең мәгълүмат үзәгендә онлайн элемтә аша журналистлар белән аралашты.

— Без бүген дәүләтебез тарихындагы иң төп тарихи этапның берсен төгәллибез. Тавыш бирү берничә көн барды. Берничә ай буе төзәтмәләрне өйрәнергә мөмкинлек булды, — диде Марат Бәширов.

Аның фаразлавынча, Татарстанда тавыш бирүгә килүчеләр күрсәткече 82 процентка җитәргә мөмкин. Ул шулай ук республикада провокациягә юл куелмаячак дип тә белдерде. “Күрәм, Татарстанда халык тавыш бирүдә актив катнаша. Конституциягә “халыкчан” исемен бирергә мөмкиндер. Күп кенә дусларым Төп документны укыганы да юк иде.Үзизоляция вакытында укып чыктылар. Бу – аңлы тавыш бирү. Нәрсә өчен тавыш бирүеңне аңлау әһәмиятле”, — диде политолог.


Фикер өстәү