Винера Ганиева: «Бу Конституция бөтен гаиләләргә, җәмгыятькә, бөтен өлкәләргә дә уңай яктан тәэсир итәчәк»

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева Казанның 110нчы лицеендагы 366нчы сайлау участогында Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирергә килде. Ул гражданлык бурычын нәкъ менә бүген, көнендә үтәргә булган.

Винера ханым, үзе әйткәнчә, баштан ук «коралланып», битлек-пирчәткәләрен киеп килгән. Ишектән узгач аның температурасын үлчәделәр. Аннары алар ире Камил белән, социаль дистанция саклап кына паспортларын күрсәткәннән соң, тавыш бирделәр. Җырчы әйтүенчә, алар гаиләләре белән сайлауларны, тавыш бирүләрне беркайчан да калдырмыйлар.

– 1993 елны Конституция өчен тавыш биргән идек. Ләкин ул Конституция инде үз эшен эшләде. Хәзер аны камилләштереп, төзәтмәләр кертеп, яңа форматта тәкъдим иттеләр. Тормышыбыз тагын да яхшырак булсын дип, киләчәгебез, безнең балалар, алдагы буыннар өчен анда бик күп нәрсә каралган. Алар барысы да бик мөһим әйберләр. Анда яшьләр, балалар, бездә калган белгечләр, медицинага караган мөһим үзгәрешләр бар. Бездә белем алалар да әллә кайларга китәләр. Нишләп әле алар безнең илебезгә хезмәт итәргә тиеш түгелләр? Итсеннәр! Илебез чәчәк атсын! Бу Конституция бөтен гаиләләргә, җәгыятькә, бөтен өлкәләргә дә уңай яктан тәэсир итәчәк. Мин безнең милләттәшләр, безнең республикада яшәүчеләр бүген тавыш бирерләр дип ышанам, — ди Винера Ганиева.


Фикер өстәү