Татарстанда кыр көне күргәзмәсе ачылды

Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе ачылды. Мәгълүм сәбәпләр аркасында ел саен узучы чарага быел игенчелек,  терлекчелек һәм авыл хуҗалыгының башка тармаклары өчен яңа техника һәм технология үрнәкләренең иң кирәклеләрен генә алып килгәннәр. Үзебезнең җитештерүчеләрдән тыш, Россиянең 24 төбәгеннән түгел, хәтта чит илләрдән дә яңа техника һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге бар.

– Күргәзмәгә әзерлек эшләре узган елның көзеннән башланды. Нәтиҗәсе күз алдыгызда. Кишәрлекләрдәге югары уңыш бирергә сәләтле яңа сортларның саны гына да йөздән арта! Арада «Нәдирә» дип аталучы зәңгәрсу бөртекләр, «Татарстанның 100 еллыгы» исемендәге бодай, кукуруз, көнбагыш, борчак, бәрәңге, җитен, нут, сидератларның яңа сортлары белән чын-чынлап горурланырга була, – диде күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Чарада катнашучы күпсанлы авыл хуҗалыгы белгечләре һәм кунаклар алдында сәхнә түренә чыгып республика җитәкчеләре кулыннан төрле программаларда һәм конкурсларда җиңеп,  миллионнарча сумлык грантлар алу да матур традициягә әйләнеп бара. Бәхетлеләр арасында «Агростартап» проектының 63 җиңүчесе, 25 гаилә фермасы, 63 авыл җирлегендә яңа эш башлаган фермерлар бар иде.

– Эшлим дигән кешегә авылда эш җитәрлек. 5 гектар җирдә 12 мең төп карлыган үстерәм. Табышы да бар, дәүләт тә ярдәм итә, – ди махсус программа буенча грант откан Арча районы фермеры Альберт Шакирҗанов.

Шунысы да шатландыра: күргәзмә рәтләрендә Татарстан галимнәре уйлап тапкан төрле сортлар, нәселле терлек-туар, кош-кортлар гына түгел, яңа техника һәм технологияләр арта.

– Һәр күргәзмәгә имтиханга барган кебек киләбез. Без җитештергән ашлык чистарту җайланмалары янәшәдәге чит ил техникасыннан калышмасын иде дип тырышабыз. Алар да тик тормый бит. Әмма әлегә безнең җайланмалар күп яклап алдыра. Бәяләр дә чит илләрнекеннән арзанрак, – ди Минзәлә районындагы «Хуҗамәт» җәмгыяте җитәкчесе Хәнәфи Кәримов.

Өч көн дәвам итүче «Татарстанда кыр көне – 2020» чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, район башлыклары, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм күпсанлы кунаклар катнаша.

Камил Сәгъдәтшин

 

 

 


Фикер өстәү