Татарстанда һава торышы бозылачак

Иртәгә, 3 июльдә, Татарстанда һава торышы бозылачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төнлә һәм иртән томан, ә көндез һәм кичен урыны белән яшенле яңгырлар явуы көтелә.

Яшенле яңгырлар вакытында көньяк-көнбатыш җиленең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә — 15-17, көндез 26 градуска кадәр җылы булулы көтелә.


Фикер өстәү