Помидорны ничек кызартырга?

Составында «бәхет гормоны» – серотонин күп булу сәбәпле, помидорның, шоколад кебек, кәефне дә күтәрүен беләсезме икән? Йөрәк, тән тиресе, сөякләрне ныгыту өчен үтә файдалы булуын инде әйтеп тә торасы юк. Хәер, максатыбыз да ул түгел: бакчаларыбызда аларның өлгерүен көтәсе бар әле…

Өлгерү димәктән, теплицада яшел помидорлар байтак инде. Тик менә аларның әле кызарып пешәргә җыенмавы гына… Хәер, томатларның өлгерүе сортына гына түгел, үстерү шартларына да бәйле. Кайвакыт хәтта иртә сортларның да кып-кызыл помидорлары белән сөендерергә ашыкмавы – шуның ачык дәлиле. Шуңа күрә аларның кызармау сәбәпләрен ачыкларга тырышу кирәк. Иң элек теплицадагы һава температурасының 15 градустан кимрәк булуы яшелчәнең кызаруын тоткарлый. Төнге температура +8, +9 градуска кадәр төшкән очракта помидор инде бөтенләй дә өлгерә алмый. Шул ук вакытта бик эссе дә начар – температура 34 градустан югарырак булганда, өлгерү нык тоткарлана. Сәбәбе бик гади: һава температурасы артык түбән яки артык югары булганда, яшелчәдә ликопин пигменты (яшелчәгә кызыл төс бирә) азрак эшләп чыгарыла. Шуңа күрә помидорлар кызарсын өчен, ничек тә теплицадагы җылылыкны көйләргә кирәк.

Яктылык җитмәү дә теплица үсемлекләренең уңыш бирүен тоткарларга мөмкин. Шуңа күрә помидор үсентеләренең аскы, корыган, саргайган, «үги» яфракларын әледән-әле өзеп торырга, ботакларын җыебрак бәйләп куярга кирәк.

Туклыклы матдәләргә кытлык кичергәндә дә томатлар кызарырга ашыкмый. Бакчачыларның иң яраткан ысулларыннан берсе – помидор куагына җиңелчә генә итеп ясалган йод эремәсе (бер чиләк җылы суга 40 тамчы кушып) бөркү. Помидорларны кызарту өчен генә түгел, авырулардан саклау өчен дә бик әйбәт ул. Бу җәһәттән спиртны эшкә җигүче «мичурин»нар да бар. Яшел помидорга җимшән яфраклары аша шприц белән 0,5әр мл күләмендә спирт кертә мондый иренмәс җаннар. Болай эшләгәндә, томатлар 5-10 көнгә алданрак өлгерә икән.

Помидорларны тизрәк кызартуның тагын бер ысулы – куак төпләренә тавык тизәгеннән төнәтмә ясап сибү. Моның өчен мичкәдә бер өлеш тизәк һәм 20 өлеш су кушып, эремә әзерләргә һәм 3 көн дәвамында (күбрәк булса да ярый) төнәтергә. 1чиләк суга 1 литр төнәтмәне салып, куак төпләренә сибеп чыгарга. Кош тизәгендә калий, фосфор һәм азот күп. Шул ук вакытта анда бернинди дә токсиннар юк.


Фикер өстәү