Айдар Галимов: «Күз тиюне балачактан беләм, әнинең, мине юрганга төреп, әбигә өшкертергә дип чапканы исемдә калган»

Бәхет эштәме, гаиләдәме? Күңел тынычлыгын ничек табарга? Күз тию бармы, начар күздән, начар сүздән ничек сакланырга? Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов белән бу юлы әнә шундый үзенчәлеклерәк темага сөйләштек әле. Чөнки артист – халык күз алдында. Аларны сәхнәдән генә түгел, социаль челтәрләр аша да күзәтеп барырга тырышабыз. Кеше күз алдында булуның четерекле яклары шактый икән.

– Күз тию бармы, Айдар абый?

– Әлбәттә. Көчле энергетикалы кешеләр бар. Аларның күз карашлары кемгәдер уңай тәэсир итәргә, ә кемгәдер начар йогынты ясарга мөмкин. Күз тиюне балачактан беләм. Кечкенә булсам да, әнинең, мине юрганга төреп, Хәбибә әбигә өшкертергә дип чапканы исемдә калган. Юкса кемдер, абау, моның аяклары, дип кенә сокланып караган булган икән бит. Әйтергә кирәк, сокланып карасам, үземнең дә күз тияргә мөмкин. Үземнең профессиядән дә күз тию барлыгын беләм. Сиңа залдан мең пар күз карап тора, ниндиләре генә юк анда. Ул үзен соңыннан сиздерә. Икенче көнне дә кеше рәтенә керә алмаска мөмкинсең.

– Алайса начар энергетикадан ничек сакланырга?

Халык алдына чыгар алдыннан үзеңә  төрле энергиядән саклаучы калкан куярга өйрәнергә туры килә. Әлбәттә, мондый вакытта дога уку да ярдәм итә. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: концерттан бигрәк, аннан соң булган очрашулар, интервью, автограф өләшү, фотога төшүләр тагын да күбрәк энергияне ала. Кеше синең яныңда, күзләр сиңа турыдан-туры карап тора. Мин андый вакытларда карашны аска юнәлтергә тырышам. Аллага шөкер, үземә дә ниндидер энергетика бирелгән һәм ул мине саклый.

Айдар Галимов: “Коронавирус кемнәрнедер яхшы яктан да ачты”

– Шәхси тормышны, балалар, оныкларны социаль челтәрләрдә күрсәтәсезме?

– Шәхси тормышымны халыкка чыгару ягында түгелмен. Миңа инде ул якны күбрәк яктыртырга тырыш, дип тә киңәш итәләр. Кичә дә, бүген дә, иртәгә дә шулай искәртеп торырлар. Алай итсәң, тагын да зуррак аудитория туплап була бит, диләр. Ә мин һаман: «Минем өем – минем ныгытмам ул», – дип яшим. Аның эченә миллионлаган аудиторияне бик кертәсе килми. Шулай да, кайвакыт ниндидер фото, котлау, мөрәҗәгать куясың. Сүз дә юк, кешегә кызык. Мин аңлыйм: хәзерге заманда кайбер тәрәзәләрне, кайбер пәрдәләрне  ачмыйча да булмый. Ләкин ишекләрне тутырып ачып, үз өемә барысын да кертәсем килми. Без Зилә белән элеккеге тәрбия кешеләредер, ахрысы. Ә инде кызларым – замана балалары. Алар – хәтта блогерлар,  социаль челтәрләр аша эшләрен дә, тормышларын да алып баралар. Мин кайвакыт, бәлки кечкенә балаларны бик күрсәтмәскәдер дип, каршы да чыгып куям. Ләкин аларның – үз тормышы, алар инде шәхес булып формалашкан. Киңәшләр бирәм, ләкин өстән басым ясап түгел. Кемдер мине тәнкыйтьлидер. Еш кына Айгизәнең фотоларын күргәч, әтиең күрәме икән моны, дип язалар. Әйе, күрәм. Кемдер мине гаепләр, ләкин җиткән кызымның тормышына кысылып, бәхәсләшү дөрес түгелдер. Килешмәгән мизгелләр бар, әлбәттә. Алар кайвакыт эчемдә кала, кайвакыт акрынлап әйткән чакларым да була. Минем өчен иң мөһиме: кызлар кысаларны беләләр, тәрбия, рух ныклыгы күңелләренә салынган.

– Сезнең өчен тыелган тема бармы?

– Һәр кешедә әйтеп бетермәгән тема була. Әлбәттә, ул миндә дә бар. Мин аны бүген әйтә алмыйм. Иртәгә дә әйтеп булмастыр. Бәлки, аны киләчәктә тарих кына белер. Әгәр кем дә булса: «Миндә тыелган тема юк», – дип әйтсә, ышанмас идем.

Роберт Миңнуллин Айдар Галимовка: «Минем җырларымны җырлап, кеше булдың син»

– Бүген сезне иң борчыганы нәрсә?

– Әти-әни өчен, аларның сәламәтлеге өчен борчылам.  Әйе, еллар беркемне дә аямый. Еш кына алар өчен борчылып, төннәрен уянам. Көн дә хәлләрен белешәм, яннарына еш кына кайтырга тырышам.

Гомумән әйткәндә, ил өчен борчылам. Бүгенге вазгыять өчен, гражданин, шушы илнең патриоты буларак, бик шатлана алмыйм. Балалар өчен борчылам. Ә балалар – илнең киләчәге. Менә шуларны уйлый торган вакыт җиткән икән. Элек безнең өчен әти-әни борчыла иде. Аларның бу тынгысызлыгын без аңлап бетермәгәнбез. Менә хәзер үзем алар кебек, балаларыбыз киләчәктә нинди җәмгыятьтә, нинди илдә, нинди хәлдә яшәрләр икән, дип борчылам. Бүгенге кебек ниндидер саннар, лозунглар белән генә барсак, асылыбыз, нигезебез, тәрбиялелекне, кеше тормышы кыйммәтен югалтып бетермәбезме икән?

Һәрвакыт ниндидер өметләр белән яшәдек һәм яшибез. Бүген Төп Законга керткән төзәтмәләр киләчәктә халык өчен ниндидер яхшы нәтиҗәләр бирер дип ышанасы килә.

Күңел тынычлыгыуйлап карасаң, бик зур нәрсә. Әллә нинди уңышларга ирешергә, әллә нинди байлыклар тупларга, шул ук вакытта күңелеңдә тынычлык булмаска мөмкин. Бу – зур бәхетсезек, уйлап карасаң. Эшлибез, чабабыз, ниндидер планкалар куябыз, шуңа ирешергә тырышабыз һәм шул вакытта күңел тынычлыгын югалтырга мөмкинбез. Аны кайдан алып була? Беренчедән, шөкер итәргә, булганына канәгать булырга кирәктер. Күрше тавыгы күркә булып күренә дигәндәй, башкаларның тормышы читтән һәрвакыт яхшырак күренә. Каян беләсең эчтә ниләр барын? Гаиләңнән, балалардан, тормышыңнан канәгатьләнү хисе булса, яшәү җиңелрәк була, миңа калса… Дога уку, Ходай Тәгаләгә ышану да, аңа буйсыну да күңел тынычлыгы бирә.

Айдар Галимов: “Шәхсән үзем Салаватны хөрмәт итәм”

– Иң сөендергәне ни?

– Шушы өч ай эчендә оныгым Самираның үскәнен, көн дә үзгәргәнен, яңа һөнәрләр өйрәнгәнен күрдем. Шундый бәхет кайчан тияр иде әле? Оныкларым белән көн саен күрешеп, көн саен аралашып яшәү – үзе бер сөенеч. Балаларның уңышларын күрү – шатлык. Матур итеп, тырышып, тормышларын алып баруларына, кемнәндер өмет итмичә, үзләре тырышканга сөенәм.

Бергә зур бер тату гаилә булып яшәдек бу айларда, Аллага шөкер. Ул гел алай булмас, һәркемнең – үз эше, үз дөньясы. Тагын чабарга туры килер, ләкин бергә яшәгән вакытларда иңгән җылылык күңелдә сакланыр.

– Гаилә тынычлыгын ничек сакларга?

– Бер-береңне хөрмәт итәргә, бер-береңә терәк булырга, киңәшләшеп яшәргә, әйтәсе сүзләреңне эчеңдә йөртмәскә, әйтә белергә дә кирәктер. Олыларга хөрмәт күрсәтү дә тынычлыкка китерә. Чөнки синең һәрбер адымыңны, гамәлеңне балалар күреп, күңеленә салып куя. Уртак идеяләр, уртак планнар, шул куелган максатларга бергәләп бару – болар бар да ныклы гаилә нигезләре.

– Үзизоляция вакыты иҗатны бөтенләй туктаттымы?

– Вакытны бушка үткәрмәскә тырыштык. Студиядә эшләргә мөмкинчелек булды.  Гастрольләрдә йөреп, күп кенә җырлар язылмый калган иде. Аларны яздырдык, яңа альбом дөнья күрде. Яңа альбом дип әйтсәк тә, урысча әйтсәк, «старые песни о главном» инде ул, элеккеге популяр җырларны заманча форматта тәкъдим иттек. Яңа стильдә, яңа аранжировка белән унбер җырны чыгардык. Әлеге альбомның дәвамы булачак.  Инстаграмдагы дусларыбызга:  «Нинди җырларны шушы стильдә ишетергә теләр идегез?» – дип мөрәҗәгать иттек. Күп кенә тәкъдимнәр дә булды. Аннан соң яңа клип туарга тора. Ул гадәти түгел, спорт турында булачак. Җырын яздырып бетердек, озакламый клип төшерү процессы башланачак. Шушы көннәрдә бер сабыйга хәйрия ярдәмен оештыру өчен җыр яздырдык. Аңа даруларга бик зур суммада акча кирәк. Бу эшкә Башкортстанның күп кенә сәнгать әһелләре кушылды. Җыр яздырып, шуңа клип та төшереп, кечкенә кызга ярдәм итәргә уйлыйбыз.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова 


Фикер өстәү