25 ел буе өйдән торып эшләсәң, нинди буласың?

Британиянең эш эзләү буенча DirectlyApply платформасы, 25 ел буе “удаленка”да утырып, сәламәт тормыш рәвешен оныткан кешенең моделен эшләгән. Компаниядә модельгә Сьюзан дигән хатын-кыз исеме бирелгән.
Санлы технологияләр ярдәмендә ясалган бу “ханым” көннәр буе компьютер яныннан китмичә эшләве аркасында бөкерәеп калган, муены авырта, күзләре начарайган, кешеләр белән аралашмаганлыктан стресска чумган, симергән, D витамины җитмәгәнлектән, чәчләре коелган, клавиатура төймәсенә һаман саен челт-челт басып утыруы кул чугы сөякләренә, тукымаларына зыян залган, күз төпләре шешенеп, каралып киткән.
Сьюзан, өйдән торып эшләүгә күчеп, физик һәм психик сәламәтлегенә тиешле игътибар бирмәгән хезмәткәрнең нинди хәлгә төшәргә мөмкин булуын күрсәтә, ди DirectlyApply белгечләре. Алар әйтүенчә, вакытлар узу белән әнә шул Сьюзанга охшап калмас өчен өйдән торып эшләүчеләргә түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк.


1) График сакларга. Өйдә, эш урынындагы кебек, билгеле бер сәгатьләрдә генә эшләргә тырышыгыз. Ялга һәм физик күнегүләргә вакыт калдырыгыз. Бу эш көнен тәртипкә салып, үзегезне әйбәтрәк хис итәргә һәм нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк.
2) Аралашулардан өзелмәскә. Кешеләр белән озак вакыт аралашмыйча тору стресс гормоны – кортизол артуга китерергә мөмкин. Бу исә кан басымын күтәрә, гомумән, сәламәтлеккә начар йогынты ясый.
3) Физик яктан актив булырга. Эш көненнән соң күнегүләр ясарга һәм саф һавада йөрергә кирәк.
4) Эш белән шәхси тормышны бутамаска. Психологлар “удаленка”да, график саклау белән беррәттән, өйдә “эш зонасын” бүлеп куярга, эш беткәннән соң анда ялгышып та кермәскә киңәш итә.
5) Буш вакыттан акыл белән файдаланырга. Җәмәгать транспортында йөрү, киемне юу-үтүкләү ихтыяҗы төшеп калган икән, бу вакытны физик һәм психик сәламәтлекне ныгытуга багышлагыз. Саф һавада күбрәк йөрегез, спорт, иҗат белән шөгыльләнегез, дусларыгыз белән аралашыгыз.
6) Киңәшләшеп эшләгез. Өйдән торып эшләү ялгыз эшләүне аңлатмаска тиеш. Хезмәттәшләрегез белән интернет аша очрашулар оештырып, эшлекле мәсьәләләр буенча фикер алышыгыз.


Фикер өстәү