«Рубин» «Оренбург»ны җиңде

Казанның «Рубин» командасы Россия чемпионатының 26 нчы туры матчында «Оренбург»ны җиңде.

«Рубин» Казанда 1:0 исәбе белән җиңү яулады. 67 нче минутта бердәнбер голны Денис Макаров кертте. Кунаклар, командада коронавирус белән авыру очраклары аркасында, уенга матч башланырга берничә сәгать кала гына килеп җиттеләр.

Казанлылар 30 очко җыйдылар һәм турнир таблицасында 12 нче урында баралар, «Оренбург» (23 очко) соңгы 16 нчы урынны алып тора.


Фикер өстәү