Фашистларны һәм коммунистларны җиңгән Трамп

Үткән атна коронавирусның яңа һөҗүмнәре, Монголиядә бубон чумасы баш калкыту нәтиҗәсендә туган хәвеф, икътисади кризисның тамырын тирәнгәрәк җәюе, сәяси үтерүләр, сәясәтчеләрнең үзара тел көрәштерүләре белән тарихка кереп калды.

Казахстан дөнья илләреннән беренче булып яңадан карантин игълан итте. Covid-19 безнең көндәлек тормышны агулап торудан туктарга җыенмый әле. Испаниядә аның яңа учакларын табалар, Филиппинда вирусның рекордлы көндәлек үсеше исәпкә алынды, Согуд Гарәбстанында һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә чир таралу темплары үсте. Ул арада галимнәр коронавирус 2019 елның язында ук төрле илләрдә булган инде, активлашып китү өчен шартлар гына көткән дигән фараз игълан иттеләр. Булса булыр, бу юлларның авторы үткән елның ноябрендә үк Covid-19 симптомнарына охшаган чирдән ике атна интекте.

4 июльдә АКШта Бәйсезлек көнен коронавирусның рекордлы саннары һәм кара тәнлеләр революциясе шартларында билгеләп үттеләр. Президентлык кәнәфиенә төп кандидатлар Трамп һәм Байден милли бәйрәмнең пропаганда куәтен тулысынча сыгып калырга тырыштылар. Трамп ике урында ялкынлы речь тотты. Аның нотыклары сәяси дошманнарына каршы нәгърә орулар белән тулы иде. «Америка каһарманнары нацистларны җиңделәр, фашистлардан өстен чыктылар, коммунистларны бәреп төшерделәр, Америка кыйммәтләрен аяк терәп саклап калдылар, террорчыларны җир читенә кудылар. Без хәзер радикаль сулларны, марксистларны, анархистларны, тынычлыкны бозучыларны, җимерүчеләрне һәм ни эшләгәннәрен дә аңламаган кешеләрне җиңәбез», – диде ул. Аның чын коммунистик традицияләр стилендә калыпланган ике нотыгыннан шул аңлашыла: Америка – дөньядагы иң гадел ил, американнар – иң бөек милләт һәм бүгендә бик нык какшаган Америка җәмгыятен җимерергә Трамп юл куймаячак.

Бәйсезлек көне уңаеннан Байден чыгышы Трампныкына караганда тыйнаграк булуы белән аерылып тора иде. Байден да Американың бөеклеге хакында сүз куертты, билгеле, әмма янкиларның әле һаман да тигез хоуклылыкка ирешеп бетә алмауларын таныды. Кара тәнле Джордж Флойдның үлеменнән дивидендлар саварга тырышып, демократлар кандидаты үз илендәге системалы расачылыкның тамырларын корытырга вәгъдә бирде. Байденны тыңласак, янкилар бөтен тарихлары буена демократияне киңәйтергә омтылганнар, хатын-кыз хокукларын яклау өчен тырышканнар, бер җенестәгеләрнең үзара гаилә коруы кебек хөрлеккә ирешкәннәр, ләкин Ак йортка Трамп кереп кунаклагач, чикләнмәгән ирекләр җәмгыяте артка чигә башлаган.

Ике кандидатның тел кылычларын болгавы әлегә Байденга очко китерә икән. Сораштырулар шуны күрсәтә: җирән харизматикның төп көндәшен яклаучылар саны 8,7 процентка артык.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү