Бузованы да уздырган Гөлсирин Абдуллина: “Әни карап торгач, күз яшьләремне тыя алмадым”

Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Гулсирин Абдуллинаның “Әнкәй, мин еламыйм!” җыры Россия эстрадасы рейтингында Элвин Грей белән Ольга Бузованы да узып киткән. Бэндлинк сервисында әлеге җыр 14 урынны алган. Бу уңайдан социаль челтәрләрдә бәхәс бара. Кемнәрдер яшь җырчы өчен ихластан сөенсә, бу җиңүгә ышанмаучылар, җырчы кызның тавышына бәйләнүчеләр дә бар. Гөлсирингә әлеге уңыш ничек тәэсир иткән? Тәнкыйтьне ничек кабул итә? Әлеге җиңү яшь гаиләдә көнләшү уятмаганмы? Гөлсирин Абдуллина белән әнә шулар турында сөйләштек.

– Гөлсирин, “Әнкәй, мин еламыйм!” махсус синең өчен язылдымы?

– Ничә ел сәхнәдә булып, фондта эшләгән дәвердә әти-әни турында җырым юк иде. Беренче концертка әзерләнгәндә, Рифат абый белән бу турыда сөйләшкән, икәү эзләп тә караган идек, күңелгә ятышлысы очрамады. Ә бу җыр мине үзе эзләп тапты. Гүзәлия апа ноябрь айларында ук, бу җырны моңлы итеп башкарырга кирәк, аны башка кешегә бирәсем килми, дип җибәргән иде. Аның көе бик үзенчәлекле, сүзләре дә (Венер Фәттахов сүзләре – ред.) күңелгә үтеп керә торган. Минем өчен язылган икән, дип уйлап куйдым. Рифат абый да, бу җыр хит булып китәргә мөмкин, дигән иде. Без бит үсеп җитеп төп нигездән киткән, ерак юлларда йөри торган кешеләр. Әти-әни, туган нигез бик сагындыра. Анда озак кайта алмый тордың, дигән сүзләр дә бар. Беләсезме, әни каршында җырлавы бигрәк тә авыр икән. Мин бит аны беренче тапкыр филармония концертлар залында җырладым.Тамашачылар арасында әни дә бар. Әллә шуңамы икән, күз яшьләрен тыеп булмады. Шуннан соң гыйнвар айларында чыгарырбыз дип уйлаган идек, булмады. Чөнки бик озак эшләдек. Беренче тапкыр яздыргач та, нишләптер күңелгә ятып бетмәде. Халыкка хисләремне аңлатып бетерә алмадым шикеллерәк хис калды. Нәтиҗәдә, бу эш җәйгә кадәр сузылды. Өч студиядә эшләдек, аранжировкасы үзгәртелде, менә хәзер күңелемә ятты. Ә Россия күләменә чыгып, шундый урыннарны яулар дип, гомумән, көтмәгән идем. Андый хәл була аламыни, дип шаккаттым.

– Накрутка аркасында өскә күтәрелгән дигән сүзләр дә бар бит.

– Бу җыр үз көче белән күтәрелде. Ясалма рәвештә күтәрелгән җыр ул бит башта ялтырый да, аннары онытыла. Безгә андый әйбер кирәк түгел. Әлеге җыр кулыма килеп эләккәч тә, мин аны бернинди аранжировкасыз, үзем генә җырлап интернетка  чыгардым. Халык шунда ук яратты аны. Сүзләре ихлас, музыкасы тирән, үземнең йөрәгем аша үткәнгә шулай булды дип уйлыйм. Халык күтәрүче дә, төшерүче дә. Җырны тамашачы күтәрде. Мин бу җырны башкаруым белән бәхетле. Гүзәлия апаның нәкъ менә миңа тәкъдим итүе өчен дә бәхетле. Бу җырга көче түккән һәрбер кешегә, авторларга, аранжировка ясаучыга һәм Ваһапов фонды хезмәткәрләренә дә бик зур рәхмәт.

– Тәнкыйтькә, үзеңә, тавышыңа бәйләнүләренә ничек карыйсың?

Элегрәк күңелгә бик якын ала, борчыла идем. Хәзер исә ул сүзләрне үткәрергә өйрәндем. Димәк шулай кирәк, димәк шулай яраталар. Иң куркынычы – битарафлык. Күзәтеп баралар икән, аларга рәхмәт яусын инде. Ә баштагы мәлләрдә йокыларым югала, борчылудан нишләргә белми идем. Азат белән дуслашып йөргәндә аңа да сөйли, ул да, Айбикә дә тынычландыра, кирәкле сүзләрне таба беләләр иде. Фонд белән килешү төзегәндә Рифат абый: “Түзә алырсыңмы усал кешеләргә?” – дип сораган иде дә әле. Уйлап тормыйча, алам, дидем дә, бераз эшләгәннән соң, түзүләре авыр икәненә төшендем инде. Хәзер исә елмаеп үткәрергә өйрәнеп киләм. Әле менә бу җырга да  Инстаграмга  300ләп комментарий язганнар. Шунда берсе “чинак инде син” дип язып куйган. Ул гел шулай яза инде, үзенең бер язылучысы да юк. Елмайтты.

– Узган ел азагында Азат Абитов белән гаилә кордыгыз. Гаилә проблемаларын ничек кичерәсез, тормышың бик үзгәрдеме?

– Бер-береңне аңлап яшәсәң, проблема тумый, булганы да тормышта әллә ни эз калдырмыйча узып китә. Без бит Азат белән бергә эшлибез. Гастрольләрдә йөрдек, озын юлларда сыналдык. Юлдашыңның кемлеге юлда беленә дип тикмәгә генә әйтмиләр бит. Азат минем терәгем инде ул. Элек тә, хәзер дә. Шуңа күрә әллә ни үзгәреш булды дип әйтә алмыйм, ашарга күбрәк пешерергә туры килә, шул гына. Бездән башта ук, әллә йөрисезме, дип сорыйлар иде. Ә без, юк, без дуслар гына, дип җавап бирдек. Аңа ышанмаучылар, махсус яшерәләр диючеләр дә булды. Ә без, чыннан да, дуслар гына идек. Миңа кызларга караганда, егетләр белән уртак тел табу җиңелрәк. Азат исә тыңлый белә, хөрмәт итә, киңәшләре белән ярдәм итә иде. Без кайчан йөри башлаганыбызны үзебез дә белмибез. Ничек йөреп киткәнебезне дә белмибез. Күпмедер вакыт узгач, Азат, без синең белән йөрибез бит, дигәч, мин ничек инде, дигән идем әле. Дуслыкның хискә әверелүен аңламыйча да калдык.

– Азат бу уңышыңны ничек кичерде? Иҗат кешеләре арасында көнләшү дә булырга мөмкин.

– Азат, гомумән, андый кеше түгел. Ул гел мине үсендереп, син моны булдыра аласың, дип торучы. Мин бик уңдым иремнән. Бу юлы да икебез дә сөендек.

Продюсер Рифат Фәттахов “Әнкәй, мин еламыйм!” җырына карата тәнкыйтькә җавап бирде:

– Бу – накрутка нәтиҗәсе, дигән фикерләр булды. Ә мин әйтәм, бу – накрутка түгел, бу – раскрутка. Чөнки ул – бик зур хезмәт нәтиҗәсе. Ул шушы дәрәҗәгә ирешсен өчен бик зур юл үтте. Җырның уңышына продюсерлык командасының бик зур хезмәте дә сәбәпче. Без башта авторлар белән эшлибез. Ә бу – Гүзәлиянең бик матур көе, сүзләре дә бик мәгънәле. Аннары җыр белән эшләдек һәм беренче мизгелдән үк, бу – Гөлсирин җыры дигән фикергә килдек. Аннары аранжировка эше башланды. Яздырганга кадәр дә Гөлсирин әле аны концертларда җырлап йөрде. Җырчы тәмам өлгереп җиткәч кенә, җыр яздырылды. Сүз уңаеннан, татар эстрадасында җырларны бик тиз яздыралар, бик тиз халыкка чыгаралар. Без исә Рәшит Ваһапов киңәшләрен тотып эшлибез. Ул тугыз ай җырламыйча җырны яздырырга ярамый дигән фикердә торган. Җыр язылгач та, аның белән эш бетми әле. Ул җырны кирәк вакытта, кирәк урында тәкъдим итә белергә дә кирәк. Шунысын да әйтик, элегрәк бу рейтингта Зәлилә дә катнашкан иде. Ул анда 60 нчы урынны алды. Бу да начар түгел. Ә Гөлсирин хәтта 14 нче урынны яулады.

Рифат Фәттахов 10 июльдән бу җырның “Болгар” радиосына ротациягә бирелүе, телевидениегә әзерләнүе турында хәбәр итте. Аның әйтүенчә, сыйфатлы җырга кимендә 250-300 мең сум күләмендә акча түгәргә кирәк.  Әлеге җырны композитор Гүзәлия “Яңа татар җыры” бәйгесенә дә тәкъдим иткән.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү