Рәссамнар «Со-творение» иҗади проектын тормышка ашырылачак

17 – 29 июльдә республикада «Со-творение» иҗади проекты тормышка ашырылачак. Исегезгә төшерәбез: ул быел Россия Президенты грантлары фонды бәйгесендә җиңеп чыккан иде.   

Бу көннәрдә Татарстанда 30 рәссам ачык һавада эшләячәк. Алар Казанның иң матур урыннарында, Болгар һәм Зөядә булачак, дип хәбәр итте мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Әлеге чарада катнашучылар яшь рәссамнарга мастер-класслар да уздырыр дип планлаштырыла. Күргәзмә  Казанның иң яхшы мәйданы – Татарстанның сынлы сәнгать дәүләт музееның заманча сәнгать галереясында оештырылачак. Соңыннан рәссамнарның иҗат җимешләре балалар йортларына һәм тернәкләндерү үзәкләренә бүләк ителәчәк.

 


Фикер өстәү