Бер күзе сукырайганын табибларга килгәч кенә белүчеләр дә бар

Казанның Бутлеров урамындагы 14 нче йортта урнашкан Республика офтальмология хастаханәсе базасында халыкка тәүлек буе кичекмәстән ашыгыч ярдәм хезмәте күрсәтү кабинетлары эшли. Кабул итү бүлеге мөдире, табиб-офтальмолог Татьяна Бушманова әйтүенчә, кемнәр генә килми анда: күзе җәрәхәтләнгән, пешкән, ялкынсыну авырулары килеп чыкканнарның һәрберсе табиблардан ярдәм итүне сорый.

Белгечләр янына барганда үзең белән паспорт, медицина полисы алып барырга кирәк. Хәер, күзгә зыян килгән вакытта янда документлар булмаска да мөмкин. Ул чагында да кире бормаячаклар. Температурасы күтәрелгән, ОРВИ билгеләре күзәтелгән, яңа коронавирус инфекциясенә шик булган пациентларны белгечләр бүтән бинада, махсус киемнәрдән кабул итә.

Ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк булган кешеләрнең күбесе травмаларны көнкүрештә ала, чөнки техника белән эшләгәндә, саклану чараларын күрмиләр. Әйтик, эретеп ябыштыручылар, кагыйдә буларак, саклану экраны кими һәм күзгә зыян килә. Алар белгечләргә күзләре авыртып, яшьләнеп төнлә мөрәҗәгать итә. Ут яктысында күзне ачу кыен диләр. Сезонлы авырулар да була. Көзен, кышын ялкынсыну авырулары күбәйсә, язгы, җәйге, көзге чорда җәрәхәтләр бакча эшләре белән бәйле авырулар арта. Бакчада кура җиләге, башка куакларны кискәндә һәм бәйләгәндә күзгә зыян килү очраклары шактый. Помидор сабакларын бәйләү өчен кулланылучы очлы таяклар да  кайчакта җитди травмалар китереп чыгара. Көз көне гөмбә җыйганда агач-куак ботаклары тиеп тә, күз җәрәхәтләнергә мөмкин. Бакчада печән чабуның да азагы кайчак шулай күңелсез тәмамлана.

Техника белән эш иткәндә, сакланмау, ваемсызлык күрсәтү аркасында сукырайсаң, күрүне яңадан кире кайтарып булмаячак. Чит илдә ял иткәндә күзгә нәрсәдер кергән иде, һаман бетми, борчып тора, дип зарланучылар да бар. Тикшергәндә белгечләр кайчак вак бөҗәкләр дә тартып чыгара. Җәй көне кояш тотылганнан соң, ярдәм сорап килүчеләр дә күбәя. Кояшны күзәтү өчен кара пыялалар, рентген тасмалары кулланалар, ләкин аларның файдасы булмый. Кояш тотылганда гына түгел, гадәти эссе көннәрдә дә кояшка карарга киңәш ителми. Ультрашәмәхә нурлардан кояш күзлекләре дә саклап бетерә алмый. Хәер, күзлекләрнең дә ниндие генә юк хәзер. Күзлек пыяласы тоныграк булган саен, кояш нурларыннан яхшырак саклый, дип уйлау да дөреслеккә туры килми.

– Бер күзе сукырайганын  безгә килгәч кенә белүчеләр дә шактый, бу гадәттә глаукома аркасында була, кеше шул килеш йөргән, беркая күренмәгән, – ди белгеч. – Моңа юл куймас өчен, 40 яшьтән соң, елга бер мәртәбә офтальмологка күренеп, күз басымын үлчәтеп торырга кирәк. Күз күрүен өйдә үзең тикшерә аласың. Әйтик, диванда утырып  телевизор караганда, әле бер, әле икенче күзне кул белән капларга. Күрүдә үзгәреш бар икән, яшәү урыны буенча сырхауханә офтальмологына күренергә кирәк.

Гипертония белән авыручыларның күз артериясендә яки вак кан тамырларында кан әйләнеше бозыла. Шуның аркасында да кеше сукыраерга мөмкин. Чир көчәеп китмәсен өчен, югары кан басымыннан табиб билгеләгән даруларны даими эчәргә киңәш ителә.  Күз кинәт күрми башласа, бу хәл еш кына иртән була, кичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтү кабинетына барырга кирәк.

Ашыгыч ярдәм күрсәтергә тиешле кабинетларга кайбер тәүлектә 100әр кеше  килә. Белгечләр әйтүенчә, аларның һәрберсе дә ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ түгел. Кайберсенә – күзлек, кайберсенә катарактадан операция ясатырга кирәк. Андый авырулар яшәү урыны буенча сырхауханә белгечләренә күренергә тиеш. Мондый пациентлар аркасында ашыгыч ярдәм күрсәтелергә тиешле авырулар табиб ишеге төбендә озак вакыт чиратта утырырга мәҗбүр була.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү