Казан Кремле: вазгыять контрольдә, тик иркенәергә иртәрәк

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, журналистлар белән брифинг вакытында, республикадагы коронавируска бәйле вазгыятькә аңлатма бирде.

– Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы һәм контрольдә тотыла. Әмма бу бөтенләй иркенәергә дигән сүз түгел әле. Күп кенә чикләүләр бетерелсә дә, республика хакимияте куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында онытмаска өнди, — диде ул. Аның сүзләренчә, чир йоктыручылар саны көн саен бер чама кала.

Галимова битлек һәм пирчәткә киеп йөрүне онытмаска һәм моны гадәт буларак кына түгел, ә үз сәламәтлеге турында кайгырту дип кабул итәргә киңәш итә.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү