Бүген Татарстанда уртача җылы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Бүген алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән, нигездә, республика көнчыгышында, кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер урыннарда — көчле.
Моннан тыш, яшенле яңгырлар, көчле җил фаразлана, урыны белән боз явуы ихтимал. Һава шартлары начар булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде.
Көндез һава +24…+29 градуска кадәр җылыначак.