Татарстанда 32 градус җылы булачак дип фаразлыйлар

Яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булырга мөмкин, дип яза kazanfirst.ru.

5 июльдә Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Республика көнчыгышында кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә һава 6-11 градуска кадәр җылыначак, көндез температура 19-24 градус җылы булыр дип фаразлана.

6 июльдә җылырак булачак. Төнлә 7-12 градуска кадәр җылы, ә көндез 24тән 31 градуска кадәр эссе булырга мөмкин. Явым — төшемнәр көтелми.

7 июльдә төнлә температура 9-14 градус, ә көндез температура 26-31 градуска кадәр күтәрелә. Шул ук вакытта кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явуы ихтимал.

8, 9 һәм 10 июльдә көндез +27, +32 градус булуы фаразлана. Яңгыр һәм яшенле яңгырлар булырга мөмкин.


Фикер өстәү