Татарстанда буага су коенырга киткән ике яшүсмер югалган

Татарстанда буада су коенырга киткән һәм югалган ике яшүсмерне эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

15 яшьлек һәм 17 яшьлек үсмерләр республиканың Буа районы Әхмәт авылында җирле сулыкка коенырга китә. Балалар озак кайтмагач, әниләре аларны эзләргә чыга. Буа янында хатын балаларның әйберләрен таба, тик аларның үзләрен беркайда да тапмый.

Урынга коткаручылар, медицина хезмәткәрләре һәм полиция чыкты. Яшүсмерләрне эзләү дәвам итә.


Фикер өстәү