Табиблар COVID-19 инфекциясеннән вакцина куллану ярамаган авыруларны атады

Коронавирустан вакцина иммун системасының авыр хроник авырулары булган кешеләрдән тыш, бар кешегә дә туры киләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры Александр Гинцбург сөйләде.

Ул теләсә нинди вакцинаның хроник авыруларны кискенләштерергә мөмкин булуын әйтте. Шуңа күрә хроник авырулары булган кешеләргә табиб-иммунолог белән киңәшләшергә кирәк, дип искәртте.

/Татар-информ/


Фикер өстәү