Мәчет музей түгел, карау өчен төзелми

Чирмешән районының Әмир авылына сәфәргә кузгалган көнне иртәдән нык кыздыра иде. Авыл мулласы Фәнил Камалов мәчет янында мәш килә. Мәчетне зурайту өчен янкорма корып, эчен-тышын үзгәртергә, манарасын, аен алмаштырырга ниятләгәннәр икән. Янкорманың диварын күтәреп бетергәннәр иде.

Фәнил хәзрәт Казандагы Ислам динен кабул итүгә  мең ел исемендәге мәдрәсәне тәмамлаган. Бик ачык кеше булып чыкты ул:

– Аллаһыдан яшермәгәнне бәндәдән яшереп  булмый инде, – дип сүз башлады. – Хәзер иллегә җиттек. Яшермим, яшь чагында хәмерен дә, тәмәкесен дә татып карадык. Вакытында туктарга, тәүбә итәргә кирәк. Алар яхшыга алып бармый. Берсендә 11 көн чирләдем, шуның биш көнендә аңсыз ятылган. Аңга килеп, күзне ачсам, янда олы кыз, хатын елап басып тора. «Бернинди хәрәкәт булмагач, китеп бардың дип белдек», – диләр. Шул чагында күңелдә нәрсәдер кузгалды, бигрәк тә кызны кызгандым. «Кызым, сабыем, исән-сау калсам, мондый чакны беркайчан күрмәссез», – дидем. Барлык сынау да – Аллаһы Тәгаләдән. Без шуңа сәбәпче генә. Аллаһы Тәгалә кодрәт көче бирмәсә, хәмердән котыла алмас идем. Күп нәрсәне җиңеп була, Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән сорарга гына кирәк. Миннән, намаз укыганның әҗере кайчан була, дип сорыйлар. Аллаһы Тәгалә әҗерне көттереп бирә. Сораганның барын да иртәгә үк бирсә, кызыгы булмас иде. Намазның да, сәдаканың да, игелекнең дә үз әҗере бар. Һәрберсеннән әҗер-савап өстәлеп тора.

Рамазан аенда ялгыз карт-карчыкларга, авыру бала үстерүче гаиләләргә азык-төлек тутырылган пакет өләшеп чыкканнар. Аның өчен елый-елый рәхмәт укучылар булган. Авыл зиратын да ел саен рәтләп, каберлекләрне чистартып торалар. Фәнил хәзрәт әйтүенчә, Әмир халкы һәр эштә бик ярдәмчел. Зират мәйданы кысрыклана башлагач, аны койма тотып зурайтканнар. Зират янына будка китереп куйганнар. Анда кабер казу өчен көрәкләр, мәет юарга каланшалар тора. Зиратны өрәңге агачы баскан булган, аны кисеп, техника белән тамырларын йолкыганнар.

Фәнил хәзрәтне Әмирдә туып үскән, хәзер Сургутта яшәүче бертуган эшмәкәрләр Фазыйл һәм Миндар  Әгъләмовлар да үз итә. Бу эшмәкәрләр авылны карап тора, динне үстерү өчен дә акча кызганмый. Әмирдә сабый туса, 100 мең сум акча бирәләр, яшь гаиләләргә йорт төзегәндә булышалар, Авыл көне үткәрәләр, бүләкләр өләшәләр. Фәнил хәзрәт Лашман авылыннан килеп эшләп йөри. Әгъләмовлар Әмирдә йорт салып бирмәкче булган. «Хезмәт хакы түләп торуыгыз өчен рәхмәт. Андый зур бүләкне ала алмыйм, кечкенә булса да, яшәргә ызбам бар, җитә, дип баш тарттым», – ди хәзрәт.

Казаннан Әмиргә хәтле килгәч, Чирмешәндәге мәчетне дә күрмичә китмәгез, ул – искиткеч, дигәннәр иде. Аны да Фазыйл, Миндар Әгъләмовлар әниләре Мөшбикә исеменә атап салдырган.  Чирмешәннең Амур ягында салынган ике манаралы мәчет әллә каян күренеп тора. Эчкә үткәч, зиннәтле бәллүр кәндилләр күзгә ташлана. Гарәп Әмирлекләреннән алып кайтылган икән. «Мөшбикә»дә Хәбир хәзрәт Ханов имамлык итә. Ул тумышы белән – Сарман районыннан. Моңа кадәр райондагы үзәк мәчеттә эшләгән. Яңа мәчет 2018 елда ачылган.

– Фазыйл абыйлар – зур иганәчеләр, мәчетләр эшләсен, халык йөрсен, дин алга китсен, дип тырышалар. Революциягә кадәр мәчетләргә сәүдәгәрләр, байлар ярдәм иткән дигәнне китаплардан укый идек, болар да – шундый кешеләр, – ди Хәбир хәзрәт.

Яңа мәчет тирәсендә урыс, мордва, чуашлар да күп яши икән. Район рухание Александр Филимоновның да йорты мәчеттән ерак түгел. Азан тавышына башка милләт халкы ризасызлык белдермиме? Башка урыннарда андый хәлләрне дә ишетәбез.

– Александр атакай, бик матур укыйсың, дип мактап та куйгалый. Ул яктан тыныч, ризасызлык юк, күз тимәсен, – ди Хәбир хәзрәт.

Карантин чорында бу мәчет тә ябылып торган. Халык белән аралашуның башка җаен тапканнар. Атнага өч тапкыр дин сабакларын онлайн үткәргәннәр. Хәзер әби-бабайлар да гаджет куллана бит.  Ул төркемгә биш йөз кеше язылган. Яңа мәчет – иркен, зур, аның коммуналь чыгымнары да шактыйдыр… Хәзрәт әйтүенчә, мәчет төрле якны уйлап төзелгән. Идәннәр җылытыла, диварларга җылы чыкмаслык материал түшәгәннәр, торбалары да заманча. Эшмәкәрләр имамга хезмәт хакы түли,  мәчеттән ерак түгел йорт та салып куйганнар.

– Мулла кул сузып, соранып йөрергә тиеш түгел. Фазыйл абыйлар, без ярдәм итәбез, син эшлә, дәрес алып бар, вәгазь сөйлә, халык белән аралаш, диләр. Башка авыл байлары да шулай ярдәм итсә, республикада дин тагын да үсәр иде, – ди Хәбир хәзрәт. – Кайбер авылларда мәчетләр төзетәләр дә, эшләргә кеше булмагач, ишегенә йозак эләләр. Мәчет музей түгел, карау өчен төзелми.

Бирегә балалар да күп килә икән. Алар өчен мәйданчык та ясаганнар. Уйныйлар да, намаз да укыйлар. Балалар әти-әниләрен дә мәчеткә тартмыймы? Хәзрәт фикеренчә, һәр кеше вакыты җиткәч, үзе килә, беркемне дә ашыктырып та, соңга  калдырып та булмый. «Мәчетне мактасагыз да, имам турында тыйнак кына языгыз. Мактансаң, артыгын кылансаң, хәрам була, мактасалар, күз тияргә мөмкин, – ди хәзрәт. – Бозылып китәргә язмасын. Әнә Камал театры спектакльләренең яртысы муллаларны сүгүгә корылган». Ул арада өйлә намазына халык җыела башлады. Исхак, Шамил, Мингалим бабайлар мәчеткә кереп китте…  Ларионов урамында «Мөшбикә» мәчете янында яшәүче Петр һәм Павел храмы җитәкчесе, Чирмешән районы рухание Александр Филимонов белән дә сөйләшергә насыйп булды. Дин әһеле районга Самарадан күчеп килгән икән.

– Мәчетне ачканда безне дә чакырдылар, бардык, бик яхшы каршы алдылар, – ди Александр Филимонов. – Үзебезнең дә күрәсе килгән иде. Төзегәндә дә карап чыкканым булды. Азан тавышы комачауламыймы дигәндә, андый сүз булырга мөмкин түгел. Юк, әлбәттә. Безгә берәр кеше килә башласа, яңа мәчеткә таба барыгыз, шуннан минем йорт 100 метр гына дип аңлатам. Хәбир хәзрәт белән күптән аралашабыз. Аның гаиләсендә дә – өч бала, бездә дә – өчәү. Кунаклар килгәч, мәчеткә, чиркәүгә экскурсияләр дә ясыйбыз. Кеше – мөселманмы, православие динен тотучымы, эчендә ярату булса, һәр динне хөрмәт итәчәк. Күршеләрем дә – мөселман. Йорт төзегәндә бик күп ярдәмнәрен күрдем, рәхмәттән башка сүз юк. Районда төрле милләт вәкиле бергә үскән, барысы да аңлашып, дустанә яши.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү