Күлгә үрдәк ашатырга барган җирдән ана белән бала батып үлгән

Новосибирски шәһәренең Первомайский районында фаҗига булган. Бер хатын һәм аның 7 яшьлек улы күлдә батып үлгәннәр.

1979 елгы хатын 2012 елда туган улы белән көпә-көндез батып үлгәннәр. Мәетләре табылган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Новосибирск өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фаразлар буенча, ана белән малай күл буенда үрдәкләр ашатырга булганнар. Шул вакытта бала суга төшеп киткән. Баласын коткарырга дип ана суга сикергә, тик баласын коткара алмаган, үзе дә суга батып үлгән.


Фикер өстәү