Татарстанда урып-җыю эшләре башланды

Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу эшкә Азнакай, Алексеевск, Апас, Буа, Зәй, Лаеш, Мөслим, Нурлат, Сарман, Түбән Кама, Чистай, Чүпрәле, Әлки – барлыгы 13 районда керешкәннәр. 20 июльгә республикада 4589 гектар мәйданда 16311 тонна ашлык суктырып алынган. Гектарыннан уртача 35,5 центнер уңыш чыга. Иң яхшы күрсәткеч – Зәйдә. Эш башланганда аларда гектарыннан 59,3 центнер уңыш алганнар.


Фикер өстәү