Быел «Мәдәният» илкүләм проекты Татарстанның 18 сәнгать мәктәбен капиталь төзекләндерү мөмкинлеге бирәчәк. Шул исәптән 17 балалар сәнгать мәктәбе, Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте яңартылачак. Бу мәгариф оешмаларын төзекләндерү-яңартуга 580 миллион сумнан артыграк акча җибәрү планлаштырыла.
Моннан тыш ел башыннан бирле шушы илкүләм проект кысасында сәнгать мәктәпләренең 40 педагогы квалификациясен күтәргән. Узган елда 85 укытучы осталыкларын чарлаган булган.