Татарстан өчен тагын 15 меңгә якын кеше тавыш биргән

Татарстан халкы Рөстәм Миңнехановның priroda.life сайтында республика өчен тавыш бирергә чакыруына җавап бирде — Татарстан алдынгылар рәтенә чыккан. Татарстан өчен тагын 15 меңгә якын кеше тавыш биргән. Республика тавыш бирү рейтингында туристик зоналарны үстерүгә федераль акча алырга дәгъва кылучы 10 төбәк арасында 4 нче урынга күтәрелде. Алда әле Волгоград, Мәскәү өлкәләре һәм Краснодар крае.

Туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсына Россиянең 81 субъектыннан барлыгы 219 гариза бирелгән. Татарстан 5 проект тәкъдим итә: Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, «Түбән Кама» милли паркын һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгын төзекләндерү буенча.
Бүгенге көндә «Кама Тамагы» туристик-рекреация кластеры конкурста катнашучы 10 проект арасына керә.
Тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк-Татарстан проектлары финалга чыгачакмы, республика халкының активлыгына һәм ярдәменә бәйле.


Фикер өстәү