Яңа трассадан Мәскәүгә бару 1600 сумга төшәчәк

Мәскәү белән Казан арасын тоташтырачак яңа трассадан (М12) барган өчен бөтен юлга 1,6 мең сум түләргә кирәк булачак. Бер чакрымга 2,5 сум чыгарып салырга туры киләчәк дигән сүз.

«Без бөтен юлны түләүле итеп төзергә ниятлибез. Җиңел автомобиль өчен бер чакрым юл 2,5 сумга төшәчәк. Трасса озынлыгы 800 чакрым икән, димәк, бөтен юл бәясе 1600 сум тәшкил итәчәк», – ди «Автодор» дәүләт компаниясе җитәкчесе Вячеслав Петушенко.

Түләүле автомобиль юлы Мәскәүдән Татарстан башкаласына 6,5 сәгать эчендә барып җитү (бүгенге юлдан ун сәгатьтән артык барасы) мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта бу трасса «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара проектының бер өлеше дә булып тора. Түләүле юлны 2024 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла.


Фикер өстәү