Татарстанда ялган онкологлар пәйда булган

«Челнинские известия» ачыклаганча, мошенникларның җинаятьчел төркеме үз каналлары буенча өлкән яшьтәге кешеләрнең телефон мәгълүматларын алган.

Алар пенсионерларга табиб-онколог буларак шалтыратып, аларның яман шеш авыруы ачыклануын хәбәр итә торган булалар. Нәтиҗәле, әмма кыйммәтле препаратлар бар, дип тынычландырганнар. Өлкән кешеләр өлешләп булса да ялган онкологларга тиешле акчаны бирә торган була. Шулай итеп мошенниклар алдау юлы белән табылган берничә миллион сум акчалы булганнар. Зыян күрүчеләр арасында-25 кеше. Тик тикшерү алар күбрәк булырга мөмкин, дип саный.


Фикер өстәү