Татарстан укытучысы 30 меңгә бер кап тоз сатып алган

30 меңгә якын акчасын Чаллының бер уку йортында эшләүче укытучы мошенникларга «бүләк иткән».

Зыян күрүче хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткәннән соң, җинаять эше ачылган.

Ир кеше планшет сатып алу буенча үзен администратор дип таныштырган хатын-кыз белән сөйләшкән. Кыз бәяне санаганнан соң, билгеле бер счетка акча күчерергә кушкан. Бер атнадан соң почтага планшет алырга барган иргә, планшет түгел, ә бер кап тоз җибәргән булулары ачыкланган.

Хәзер мошенникларны эзләү эшләре бара. Үзен администратор дип таныштыручы кызның телефон номеры Краснодар өлкәсендә теркәлгәне ачыкланган. Җинаятьчеләргә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү