Татарстанда пневмониядән үпкәсенең 90%ы зарар күргән күп балалы ананы коткарып калганнар

Дүрт бала анасы Наилә Алексеева Түбән Кама медицина хезмәткәрләре аны ничек саклап калулары турында сөйләгән дип яза .

Башта хатын-кыз өйдә дәвалана, антибиотиклар эчә, аннары терапевт уколлар билгели, әмма Наиләнең хәле начарлана. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Күп балалы әнине компьютер томографына алып киләләр. Аның ярдәмендә хатын-кызның үпкәләре биш урында зарарланганын күрсәтә. Зарарлану мәйданы 75 процент тәшкил итә, пациентканы тиз арада хастаханәгә салалар.

Табиб Дмитрий Чайко сүзләренә караганда, андый пациентлар исән калган очракта да инвалид булып калырга мөмкин. Шуңа күрә медикларның бурычы хатын-кызның гомерен саклап калу гына түгел, ә алга табада сау-сәламәт яшәү рәвеше алып баруы мөһим була. Бу вакытта күп балалы хатын-кызның 10 процент үпкәсе генә эшләгән булып тора — организмга кислород ихтыяҗын шул 10 процент кына тәэмин итә. Пациентка тиешле процедура эшләнелә — рекрутмент — зарарланган альвеолларны ачу үткәрелә. Пациентка берничә көн бу хәлдә ята. Наиләнең хәлен табиблар Һәр ике сәгать саен күзәтеп торганнар.

Пациентканы реанимациягә 1 июльдә күчерәләр. 8 июльдә табиблар хатын-кызны ИВЛ аппаратыннан өзеп, кислородка тоташтырырга дигән карарга килгән. Тагын бер тәүлектән Наилә Алексеева үзе сулый башлаган.

Хәзер аның икенче туган көне — 1 июль, дип билгеләп үтә ул, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү