Чаллыда 5 яшьлек кыз, “ашыгыч ярдәм” чакыртып, әнисенең гомерен саклап калган

Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әни кешенең астма өянәге башланган булган. Биш яшьлек кызчык, тиз арада “ашыгыч ярдәм” хезмәтенә шалтыратып, хәлне аңлатып биргән, үзләре торган фатирның төгәл адресын атаган. Ул гына да түгел әнисенең телефон номерын да әйтеп биргән. Табиблар тиз арада килеп, әни кешегә ашыгыч ярдәм күрсәткән. Шул рәвешле кыз бала әнисенең гомерен саклап калган.

Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр итүләренчә, моңа кадәр Чаллыда шуңа охшаш тагын бер очрак булган. Ул чакта башлангыч сыйныфта укучы бер малай аңын югалтып егылган әнисен коткарган.
Кичке якта диспетчер хезмәтенә шалтырату килеп ирешә. Телефонның теге башындагы бер кечкенә малай: “Әниемнең хәле авыр, егылды, хәзер селкенми дә”, – дип елап җибәрә.
Фельдшер Любовь Шугаинова аннан кайда яшәүләрен сорый. Малай: “Алсу төстәге йорт, икенче кат”, – дип җавап бирә. Йорт янында урнашкан кибетләр белән балалар бакчасын да санап чыккан ул. Шәһәрне биш бармагы кебек белгән тәҗрибәле фельдшер майлайның кайсы йорттан шалтыратуын шундук аңлап ала.
Табиблар килгәч, малай аларга ишекне дә ачып кертә. Белгечләр әни кешегә тиз арада ярдәм күрсәтә, аны хастаханәгә алып китә. Батыр малай исә дәү әнисе белән калып тора.
“Шуңа күрә балаларга кайчан, кайсы номер буенча “ашыгыч ярдәм” чакыртырга, анда шалтыраткач, нәрсә әйтергә, нинди мәгълүмат җиткерергә кирәклеген яхшылап аңлатырга, өйрәтергә кирәк”, – диләр шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә.


Фикер өстәү