Риск төркемнәрендәге Россия халкын коронавирустан вакцинацияләүне август аенда ук башларга мөмкиннәр. Шул турыда сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.
Беренче чиратта, препаратны медицина хезмәткәрләренә һәм COVID-19 инфекцияле кешеләр белән ешрак очрашучыларга тәкъдим итәчәкләр.
Шул ук вакытта Мурашко күпләп вакцинацияләүне башлауны кайчанга планлаштыруларын әйтмәде.
Риск төркемнәрендәге Россия халкын коронавирустан вакцинацияләүне август аенда ук башларга мөмкиннәр.