Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хисап палатасы аудиторы Михаил Мень белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итте.
Яклар контроль-хисап органнары линиясе буенча үзара хезмәттәшлек, шулай ук республикада илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итү турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.