Татарстанда иң зур тиражлы китап нәшер ителгән

Бер китапны әзерләгәндә икенчесен туплау турында идея туды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Сүз «Татар дөньясы» китабы турында бара.

Әлеге басмада татар халкы тарихы һәм мәдәнияте турында зур мәгълүмат тупланган. Китап уникаль документлар һәм вакыйгаларны ача торган иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр һәм фотолар белән баетылган. Ул «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат» дигән дүрт бүлектән тора. Басма татар халкы белән кызыксынган киң катлау укучыга юнәлтелгән.

Ләйлә Фазлыева, «Татар дөньясы»н әзерләгәндә, икенче китапны әзерләү турында фикер тууы хакында да әйтте. Ул татар аш-суы турында булачак.
Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, китапның электрон форматы белән бушлай, http://www.tatkniga.ru сайтында танышып була. Редколлегия әлеге әсбапны, гади һәм аңлаешлы тел белән язылганлыктан, мәктәпләрдә ярдәмлек итеп кулланырга да тәкъдим итә.

«Татар дөньясы» татар һәм рус телләрендә 100 мең тираж белән нәшер ителгән. Беренче чиратта мәктәпләргә, китапханәләргә җибәреләчәк. Киләчәктә гарәп һәм инглиз телләренә тәрҗемә итү планлаштырыла.

Әлеге проектның җитәкчесе – Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфаров. Редколлегия әгъзалары арасында Рафаэль Хәкимов, Мәгъзүм Сәлахов, Ирада Әюпова, Ләйлә Фазлыева, Васил Шәйхразиев бар.


Фикер өстәү