Төзекләндерелгән ишегаллары турында халык фикере: «Хәзер урамнан керәсе дә килми»

Түбән Кама, Чаллы һәм Казанда  «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылган ишегалларын тапшыра башладылар. Биредә яшәүчеләрнең куанычы эченә сыймый – алар Татарстан Президентына рәхмәт укый.

Ишегаллары шунда яшәүче кешеләрнең үтенеч-тәкъдимнәрен күз алдында тотып төзекләндерелә. Казан шәһәре Шамил Усманов урамының 13 һәм 13 а, Хәйдәр Бигичев  урамының 23, 25, 27, 29 нчы  һәм Глушко урамындагы 30 нчы йортта яшәүчеләрнең хәзер урамнан керәселәре дә килми икән.

– Без күрше йортта яшибез. Балам белән еш кына бу ишегалдына килеп йөрибез. Матур җиргә барасы килә шул, – ди Чулпан Гыйниятуллина.

Хәйдәр Бигичев урамындагы ишегалларын тәртипкә китергәндә шәхси эшмәкәрләр  дә ярдәм иткән. Алар футбол мәйданчыгы ясаткан, сәхнә куйдырткан, йортларны граффити  белән бизәгән. Яшелләндерүгә дә акчаларын кызганмаганнар.

Чаллыда шушы көннәрдә төзекләндерелгән беренче ишегалдын тапшырдылар. Сидоровка бистәсе янәшәсендә урнашкан С-1 йортының ремонт күрмәгәненә 48 ел икән. Ниһаять,  бу йортта яшәүчеләр урамына да бәйрәм килгән. Монда юллар төзекләндерелеп, ике балалар мәйданчыгы сафка баскан. Машина кую урыннары барлыкка килгән. Чүп савытлары заманчага алыштырылган. Утырып ял итү өчен матур утыргычлар куелган. «Аларның матурлыгыннан күзләр камаша», – диде шунда яшәүче Лилия Гаянова. Алар белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев очрашып сөйләшкән.

– Без шунда яшәп картаеп беттек бит инде. 40 елдан артык берни эшләнмәде. Хәзер менә күңел сөенә. Яшиселәр килә. Картайганны да оныттык, – ди Лилия ханым. –  Безнең ишегалдын гөл-чәчәккә күмгән эшчеләргә шәһәр мэрыннан премия сорадык. Нинди эссе көннәрдә эшләделәр бит. Мэрның үзенә дә зур рәхмәт.

Наил Мәһдиев исә мактаганнарын яратмый.

– Миңа түгел, Президентка рәхмәт әйтегез. Бу программаның Россиядә тиңе юк, – ди ул.

Республиканың башка шәһәр-районнарында да төзекләндерү эшләре дәвам итә.

– Әлегә шәһәребезнең берьюлы өч ишегалдында эшлибез, – диде Ютазы районы хакимиятенең архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Илнара Гыйләҗиева. –  Юлларга асфальт салдык, тротуарлар ясап куйдык. Балалар мәйданчыгына урыннар билгеләдек. Бүгенге көндә Урыссу бистәсендә урнашкан Уруссинская урамы, 17 нче йортта эшлибез. Башта анда яшәүчеләр белән очрашып сөйләштек. Халык бик шат. Әбиләр утыргыч сорый, яшьләр спорт мәйданчыгы көтә, хатын-кызлар, күбрәк чәчәк утыртсагыз иде, ди. Бу ишегалды танымаслык булып үзгәрәчәк. Юллар да яңартыла, утлар да яктыртыла, утыргычлар да куела, балалар мәйданчыгына да, спорт яратучылар өчен дә урын табылды. Матурланган ишегалларын күреп, безгә дә кирәк, дип килүчеләр бар.  Булыр, дибез. Һәр ишегалдының үз чираты.

  • САН

 Республикада 5 ел эчендә 6775 ишегалды төзекләндереләчәк. Әлегә бу программага ремонт булмаган, 2014 елга кадәр салынган йортларның ишегаллары керде. Быел Татарстанда 1084 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Шуның 226сы – Казанда, 131е – Чаллыда, 83е – Яшел Үзәндә, 67е – Түбән Камада, 52се – Әлмәттә, калган 525е республиканың башка районнарында урнашкан. Хәзерге вакытта Татарстанның 33 районында урнашкан 427 ишегалдында төзелеш эшләре бара.

 


Фикер өстәү