Татарстанда бияне яшен сугып үтергән

Узган атнада яуган яңгыр Чирмешән районының Югары Чегодай авылында яшәүче Мусиннарга ул зыян гына китергән. Аларның буаз бияләрен яшен сугып үтергән. Нәселле атны 85 мең сумга Яңа Чишмәдән сатып алган булганнар, дип хәбәр итә «Безнең Чирмешән».

Калган 28 атлары исән калган. Бер елны җигеп йөри торган ике атлары югала, аларны таба да алмаганнар. 50 ел чамасы машина йөрткән Шамил Минзакир улы элек тә атлар асрый, алар бишәр башка да җиткәннәр, төрле эшләргә җигеп тә йөргәннәр. Ә бүгенге атларын йөк ташытып, Сабантуйларда чаптырып җәфаламыйлар. Бүген бу атлар, тайлар Югары Чегодайның Сөякле елга буенда иркенлектә, витаминлы үләннәр белән туклана. Эчәргә су, ышыкланырга биек агачлар бар. Ерак китмиләр, электркөтүче ышанычлы саклый.

«Атларыбызны көз җиткәч кенә авыл янындагы фермага кайтарабыз. Азыкны күп әзерләдек, 300 тирәсе төргәк печән җыйдык. Берьеллык солы участогында да байтак уңыш үсте. Әле 20 тонна чамасы солы бөртеге дә сатып алырбыз. Узган ел шулай иткән идек», — ди Шамил Мусин.

Шамил абый 120 мең сум бәяле урта авырлык токымлы зур айгырларын да күрсәтте. Аны фермада асрыйлар икән. Җәен мондагы азыкны, техниканы саклау өчен Амур «җаваплы». Тыңлаучан бу этләрен хуҗалары үзләренә нинди аш пешерәләр, шуның белән сыйлыйлар.


Фикер өстәү