Туристик хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик очрашу узачак

2020 елның 28 июлендә 12.00 сәгатьтә «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Карл Маркс ур., 31/7) Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Павлова Ольга Иван кызы гражданнарны туристик хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик онлайн-кабул итү үткәрә.

Чарада шулай ук «Роспотребнадзор» ның ТР буенча идарәсе җитәкчесе — М. А. Патяшина, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе С. Е. Иванов катнашачак. Татарстан Республикасының туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты-Р. З.Мифтахов. Алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат-тел. буенча 8(843)-238-10-00. Тематик кабул итү дистанцион форматта 8-800-216-00 һәм Skype: priemnayaer116 телефоны буенча узачак.

 


Фикер өстәү