Ике мәче яралы эткә юл аркылы чыгарга ярдәм иткән (ВИДЕО)

Краснодар төбәгендә яшәүчеләр кичке юлда бик кызыклы гына «делегация»гә тап булгананр. Ике мәче арт аягы яраланган эткә куркынычсыз рәвештә юл аркылы чыгарга ярдәм иткәннәр. Әлеге гаҗәеп күренеш машина видеорегистраторына эләккән.

«Кара! Кара, аны ничек саклыйлар!» — дип гаҗәпләнә машинада баручыларның берсе. Кайчак хайваннарның кешеләрдән дә игътибарлырак икәнен күреп гаҗәпләнми мөмкин түгел.


Фикер өстәү