Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә бер ай элек армиядән кайткан егетнең гомере өзелгән (ФОТО)

Кичә Арчаның «Ватан» ширкәте басуында коточкыч фаҗига булган.

Сенаж ташучы ике КамАЗ тузан эчендә бер-берсен күрмичә маңгайга-маңгай бәрелешкән. Бу хакта Арск-Информ хәбәр итте.

1 ай элек армиядән кайткан 22 яшьлек егетнең шунда гомере өзелә. КамАЗ йөртүчеләр икесе дә яшь егетләр, икесе дә Апаз авылыннан икәлекләре билгеле.

Фото: «Хезмәт» сайтыннан


Фикер өстәү