Киләчәкнең валютасы алтын белән көмеш булачак?!

Бөтендөнья кризисы куласасының «бер әйләнә, бер баса» торган тәгәрмәч булуына без инде күптән күнектек. Соңгы көннәрдә рецессия маховигы кызу әйләнеш ясарга һәм дөнья икътисадын яңа бөлгенлек зонасына куып кертергә азаплана.

Бердән, пандемия фронтыннан хәбәрләр куанычлы түгел. Вьетнамда коронавирусның бик куркыныч штаммы табылды, 80 мең кеше эвакуацияләнә дигән мәгълүмат күзгә чалына. Эпидемиягә каршы көрәшнең исә бер генә нәтиҗәле ысулы бар: чир таралган урыннан берәүне дә чыгармау. Күрдек бит инде: язгы якта дәүләтләр ничек итеп гражданнарын Кытайдан эвакуацияләде һәм вирусны бөтен планета буйлап тараттылар. Хәзер инде әнә Европада пандемиянең яңа дулкынына әзерләнәләр һәм кайбер чикләүләрне кире кайтарырга җыеналар. Каталониядә хәлләр яман, Европаның башка төбәкләрендә дә тынычланырга иртә әле. Ә дөнья икътисады яңа чикләүләрне күтәрерлек хәлдә түгел инде.
Коронавирусның үзеннән бигрәк аңа каршы ясалган вакцина тирәсендә тартыш яңа финанс мәтәлчеген башлап җибәрергә тора. Соңгы көннәрдә АКШ – Кытай мөнәсәбәтләре нәкъ менә шул вакцина тирәсендә кискенләште. Дөнья икътисадының ике иң зур лидеры бер-берсен төртеп түнтәрергә сәбәп эзли. Америка хакимиятләре илдәге Кытай консуллыкларында чин хәрби табиблары яшеренгән, алар коронавируска каршы янкилар ясаган вакцинаны урлыйлар дип шау-шу кубарды. Хьюстондагы Кытай консуллыгы шул сылтау белән ябылды. Моңа җавап итеп чиннар үзләрендәге Чэнду шәһәрендә урнашкан АКШ консуллыгын бикләде. «Дипломатлар сугышы» ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне киеренкеләндереп кенә калмады, яңа зур финанс кризисының увертюрасы буларак та аваз сала башлады.
Үткән җомгада инвесторлар Кытай акцияләрен күпләп сата башлады. Шанхай биржасында фонд индекслары түбәнгә таба мәтәлчек атты. Күк асты иленең югары технологияләр белән эш итүче компанияләренең акцияләрен тотучы ChiNextның фонд индекслары пандемия чорындагы кебек үк түбәнгә тәгәрәде. 100 кыйммәтле кәгазьнең 96сы минуска китте. Кайбер компанияләр бер тәүлектә 10 процентка кадәр бәя югалтты. Фонд базарындагы түнтәрелеш юань бәясен дә түбән төшерде. Кытай икътисадының тулысынча тар-мар ителүе – вакыт эше генә. Әҗәткә баткан чин бизнесын акча басып коткарып калу сәясәте мәңге дәвам итә алмый. Хәер, хәл АКШның үзендә дә шундый ук. Башка икътисадлар да бу ике гигант юлыннан бара. Яшәп килүче финас системасының хәзерге моделе үзенең мөмкинлекләрен сыгып бетерде инде. «Интеллектуал милекне яклау» дигән сылтау белән башланып киткән консуллыкларны үзара ябу шаукымы түнтәрелешнең чын сәбәбен яшерү өчен генә кирәк. Кәгазь акча чүпкә әйләнеп барган бу көннәрдә, аңлашыла инде, алтын бәясе югарыга сикерә. Бер атна эчендә сары металл 10 процентка кыйммәтләнеп тарихи рекорд куйды. Ул хәзер 2018 елның октябренә караганда 61 процентка кыйммәтрәк йөри. Көмеш тә алтын артыннан калышмаска тырыша. Сер итеп кенә әйтәбез: киләчәкнең валютасы шушы ике металл булачак.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү