Бөтендөнья хаосын кем оештыра?

Моннан берникадәр вакытлар элек бу юлларның авторы «Сөт өчен тартыш» дигән язма әзерләгән икән. Әле ул чакта «пандемия кризисы» дип йөртелгән мәтәлчек башланмаган, безне санкцияләр белән дөмбәсләмиләр.

Дөньякүләм базарларда илләр үз товарларын сату өчен көрәш алып бара. Безнең авыл хуҗалыгы тармагына, бигрәк тә сөт җитештерүчеләргә авырга туры килә, чөнки авылны «пальма мае» дигән зәхмәт белән «тукмыйлар». Индонезия белән Малайзия – пальма мае җитештерүче төп ике ил – арзанлы, әмма сәламәтлек өчен зыянлы ул продуктны Россиягә тонналап-тонналап төяп озата. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы түрәләре моңа каршылык күрсәтмәкче булып карыйлар каравын. 2020 елның 11 февралендә Евразия икътисади союзына кергән илләрнең (Россия, Казахстан, Әрмән Республикасы, Белоруссия) белгечләре, җыелып, сөт урынына пальма мае кулланып җитештерелгән продуктларга каршы зәгыйфь кенә көрәш оештырырып карыйлар. «Пальма мае кушылган продуктны сөт дип атамаска» дигән кагыйдә кертмәкче булалар. Әмма Роспортебнадзор, Россельхознадзор, Икътисади үсеш министрлыгы вәкилләре моңа каршы чыга, үсемлек маеннан җитештерелгән сөт продуктларының базарда күп урын алып торуына сылтап, икътисади кыенлыклар тудырачак дип, инициативаны кире кагалар. Бу юлларның авторы шул уңайдан ачыргаланып язган: «… Пальма мае җитештерүче илләр безгә аны көчләп диярлек бирәләр. Пальма мае турында берәр түрә авызыннан берәр җайсыз сүз чыктымы, дипломатик җәнҗалга тиң җәнҗал куба», – дигән. «Чынлыкта, металл ватыгына алыштырмаслык продукт озаталар безгә Азиядән», – дип тә өзгәләнгән. Хагы шул: Малайзия һәм Индонезия сәясәтчеләре, пальма маен Россия базарына этеп кертү өчен, чып-чын көрәш алып баралар һәм уңышка ирешәләр: аны сатып алу елдан-ел кискен темпларда арта. Авызыңа конфет каптыңмы – пальма мае йотасың, торт сатып алдыңмы –пальма мае күтәреп кайтасың… Арзанлы пальма мае белән үзебезнең продуктлар көндәшлек итә алмый, авыл хуҗалыгы мәңгелек кризиста яшәргә мәҗбүр була, сатып алу бәяләренең түбәнлегенән интегә.

Юк, бу юлы мин сыер савучыларны яклап язмыйм әле. Глобаль икътисадта барган сәер һәм аек акылга сыймый торган үзгәрешләр хакында сөйләшергә телим. Бу шулкадәр мөһим, чөнки безнең якындагы киләчәгебезгә зур дәһшәт яный. Эш шунда: пальма маена каршы көрәш көтмәгәндә кискен чишелешен табып ята. Индонезия 28 апрельдән башлап пальма маен экспортлауны тыя. Имештер, күптән түгел генә кая куярга белмәгән сыйфатсыз май Азия гигантының үзенә дә җитми икән. 2021 елда Россия Индонезиядән 1 миллион тоннадан артык пальма мае сатып алып, кәнфиткә һәм сөткә-сырга әйләндергән. Пальма маен экспортлауны Малайзия дә тыя, ул – Россиягә май сатучы икенче ил. Юк, болар безгә каршы санкцияләр кертмиләр, ә экспортны «үзебезгә җитми» дигән формула белән туктаталар. Кызык бит инде, әйеме: әле генә кая куярга белмиләр иде, хәзер –  кытлык. Россия складларында берничә айга җитәрлек май запасы бар дип уйлыйк. Ә аннан соң? Җитмәсә үткән көздә, фуражлык ашлык кыйммәт дип, күпләр сыерларны да бугазладылар. Бәлки, берничә айдан соң Индонезия тышкы базарларга үзенең сыйфатсыз маен тагын этеп-төртеп кертергә азаплана башлар һәм без яңадан арзанлы кәнфит ашауны дәвам иттерербез.  Башламаса, кызыклы вазгыять туа. Нәтиҗәләрне әлегә күзаллау да кыен.

Планетага азык-төлек кризисы һәм глобаль ачлык янавы турында белгечләр күптән шау-шу кубаралар инде. Махсус хәрби операция башлагач, ашлык һәм үсемлек майлары экспортлаучы төп ике ил – Россия белән Украина, танкларга утырып, мөнәсәбәтләрне ачыклау сәбәпле, ачлык куркынычы инде бусагага килеп җитте, дип расларга да ярата башладылар. Белоруссия ашламалары сатылмау да ачлыкка үзеннән өлеш кертер дип әйтәләр. Берникадәр манипуляция дә бар ул раслауларда. Кайчандыр бу өч илне үзенә берләштергән СССР ашлыкны да, башка азык-төлекне дә читкә сатмый, күпләп сатып ала, әмма ачлык юк иде. Хәзер ни өчен андый куркыныч туа? Кытлыкка ни сәбәп бар? Бу сорауларга җавап табу – бик мөшкел эш. Бу юлларны язучы үзенең субъектив фикерен генә китерә ала бу мәсьәләдә: ачлыкны махсус оештырырга тырышалар. Нидидер көчләргә планетада зур хаос һәм шок кирәк. Бәхәсләшә аласыз, әмма без үзебезнең башка дәлилләрне китерәбез.

Энергетик кризис та махсус оештырыла. 2020 елның 3 сентябрендә «Ватаным Татарстан» сайтына «Ай, «Газпром», вай, «Газпром»…» дигән язма элгәнбез. Аның кереш өлешендә: «Кайчандыр Европа илләренә шартлар куйган, бик үк дус булмаган аерым илләрне икеләтә тунаган «Газпром» газ сата алмый, сатса, түбән бәядән генә. «Газ коралы» дигән сүз якындагы тарих чүплегендә күмелеп калды», – дип язганбыз. Төрек радиосы ул чакта: «Беренче яртыеллыкта «Газпром» табышы 25 тапкыр кимеде», – дип шаулаган. АКШ Кытайга үз нефтен һәм газын сату өчен «сәүдә сугышы» игълан иткән вакытлар бу. Газга бәя шулкадәр түбәнәя: үзкыйммәтне каплый алмый. Хәзер дөнья базарындагы зәңгәр ягулык бәясенә карагыз. 2020 ел белән чагыштырганда, җиде-сигез, хәтта ун тапкыр артты. Бер нәрсәне ассызыклыйк: энергетик кризис махсус хәрби операциягә кадәр үк башланды. Европа илләре үткән көздән үк җылылыкка бәяләрдән интегәләр инде. Димәк, бер ел эчендә куярга урын табып булмаган зәңгәр ягулык никтер дефицитка әйләнгән. Сорау куябыз: газ кая китте? Җавабыгыз бармы? Менә шул-шул.

Әйдәгез, нефтькә карыйбыз. 2020 елның 20 апрелендә сайтка «Нигә чирләдең, «кара алтын?!» дигән язма элгәнбез. Керештә мондый сүзләр: «Сишәмбе көнне Американың нефть базарында көлсәң көл, еласаң ела дип әйтерлек хәлләр булды. Эталон WTI сортлы Америка нефтенең бәясе минуска китте». Чып-чын минус турында бара сүз. Нефть эшкәртүче шундый компанияләр булды: нефтьчеләргә акча түләсәгез генә алабыз нефтегезне, дип янадылар. Россия Кытайга «кара алтын»ны үзкыйммәтеннән түбәнгә озатып ятты. Озак бармады ул хәл, әмма… Шул елның мартында без: «Согуд Гарәбстаны Мәскәү өстендә «кара алтын» җиһады кылычын болгый: айлар буена рекордлы күләмдә нефть белән базарларны коендырып торырга вәгъдә итә», – дип тә язганбыз.

Америкада «Уолл-стрит джорнэл» (WSJ) дигән көндәлек газета чыга. Бик йогынтылы һәм зур тиражлы газета. Менә шул  WSJ соңгы көннәрдә яза: «Вашингтон Әр-Риядтан, дөнья базарындагы бәяләрне төшерү өчен, нефть чыгаруны арттыруны сорады, әмма кире җавап алды», – ди. Моннан нәкъ ике ел элек Россиягә каршы нефть җиһады игълан итеп, бәяләрне чүпкә калдырган ил, ни өчен көтмәгәндә Мәскәүнең аркадашына әверелде? Кызык сорау бит, әйеме? Андый сораулар, дәвам итсәң, бик күп әле.

Россиянең Куркынычсызлык советы секретаре Патрушев яңа гына «РИА Новости»га: «Трагические сценарии мировых кризисов как в прошлые годы, так и сегодня навязываются Вашингтоном в его стремлении закрепить свою гегемонию», – дип белдерде. «Россиянең суверенитетына куркыныч яный», – дип тә әйтәсе килә аның. «Вашингтон гегемонлыгы» дигәне бик үк барып чыкмый әле никтер, америкалыларның аяк астыннан җир шуыша. Киресенчә, алар үзләре дә ниндидер бер башка көчнең басымы астында хәрәкәт итәләр кебек тоела. Бу юлларның авторы дөнья дәүләтләренең берсе дә абсолют суверенитетка ия түгел, лидерлар барысы да кушканны үтәү белән шөгыльләнә дип саный. Шулай булмаса, Украина мәйданында гаҗәп хәлләр барыр идемени? Техник максатларга гына яраклы пальма маена кытлык (ясалма кытлык дип әйтик) туар идемени? «Бөтендөнья хаосын кем оештыра?» дигән сорауны без ачык калдырабыз. Зур һәм бөек шок алдында торабыз, монысы белән бәхәсләшмәссездер, дип уйлыйм.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 

 


Фикер өстәү