Һава-космос оборонасы үзәк фәнни-тикшеренү институтында чыккан янгында үлүчеләр саны 22гә җиткән

Тверьда Россия Һава-космос оборонасы үзәк фәнни-тикшеренү институты территориясендә чыккан янгын вакытында һәлак булучылар саны 22гә кадәр җиткән, дип хәбәр итә төбәк ашыгыч хезмәтләре вәкиле.

Тагын бер кешене эзләү дәвам итә.

«Тагын ике кешенең җәсәдләре табылды. Хәзерге вакытта һәлак булучыларның гомуми саны — 22. Җимерекләр астында тагын бер кеше булырга мөмкин», — дип хәбәр итә чыганак.

Элегрәк, 21 апрельдә, Тверь фәнни-тикшеренү институтының дүрт катлы бинасында янгын чыккан иде. Ут агач түшәмнәр буенча икенче кат бүлмәләреннән тарала һәм өстәге өч катны ялмап ала. Нәтиҗәдә, бинаның түбәсе җимерелә.


Фикер өстәү