Бүген Татарстандаә томан һәм уртача тизлектәге җил көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә -3 градустан +2 градуска кадәр, урыны белән -6 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава +7..+12 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Шимбә көнне, 30 апрельдә, яңгыр һәм хәтта җепшек кар явуы ихтимал. Температура төнлә +4 градустан нульгә кадәр, көндез +10дан +15 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе, 1 майда, төнлә +2дән -3 градуска кадәр, көндез +7дән +12 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat